Логотип Идель
Бу – тема!

ЧЕМОДАНЛЫ ТОРМЫШ: УҢАЙЛЫ ҺӘМ МИНИМАЛЬ СТРЕСС БЕЛӘН КҮЧЕНҮ ТӘҖРИБӘСЕ

Минем барлыгы биш тапкыр күченгәнем бар, иң «күләмлеләре»: авылдан – Казанга, Казаннан – башка төбәккә. Соңгысы хәтта ике тапкыр булды. Күптән түгел янәдән вакытлыча башка төбәккә күчендем (эшкә бәйле) һәм бар тәҗрибәмне туплап, уңайлы һәм психикага минималь зыян китерердәй күченү турында текст әзерләргә булдым.

Чемоданыңны җый

Лайфхак: чемодан тутырганда, иң беренче эш итеп яраткан һәм кадерле киемнәрне сайлап ал. Ул киемнәр ниндидер хатирәләргә бәйле булсын, аларны кигәч, син үзеңне «өйдә» кебек хис итәргә тиеш. Минем очракта андый киемнәр арасында яраткан «бабай свитеры», өйдә киеп йөргән футболка һәм әни бүләк иткән пижама бар. Ышанасыңмы-юкмы, әмма минем өчен киемнәр – телепорт сыман, аларны кулга алгач та кәеф күтәрелә һәм син үткән мизгелнең тәмен янәдән тоясың.

Үзеңә вакыт бир

Күченү «стрессы» кичергәндә, хисләреңә игътибар ит, кичергән халәтне, русча әйтмешли, «перевари», яңа мохиткә күнегергә тырыш. Соңгысы очрагында шәхсән миңа үземнең «рутинаны» булдыру бик нык ярдәм итте. Мин үзем өчен көн дәвамында «мәҗбүри» эшләр исемлеген билгеләдем, тормышка яңа гадәтләр керттем.

“Рутина” – ул база, өйнең фундаменты сыман. Нәкъ менә аны булдыргач һәм күнеккәч, син аяк астында туфракны тоя башлыйсың.

Күченгәндә стресс һәм борчылу барлыкка килә, мин аңлыйм. Шуңа күрә тәнәфесләр ясарга һәм кирәк вакытта үзең өчен «җан тынычлыгы»н табарга кирәк, бу эштә миңа “рутина” булыша.

Якыннарың белән аралаш

Әгәр син күченүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алырлык кешеләр тапсаң, бу стресс дәрәҗәсен киметәчәк, әлбәттә.

Әкренләп яңа урынга ияләш. Шунда ук җайлашырга тырышма, бу психика өчен артык зур йөк булырга мөмкин. Киресенчә, башта бөтен киңлекне күзәтеп кара, аннан соң әкренләп кечкенә әйберләр белән таныша башла.

Йокы режимын көйләгез

Дөрес булмаган йокы режимы синең психик сәламәтлегеңә зыян китерергә мөмкин. Гел бер үк вакытта торырга һәм йокларга ятарга тырыш. Йокы – ул үзенә күрә бер фундамент.

Сабырлык һәм хөрмәт

Яңа җир – ул яңа тарих, яңа гадәтләр һәм менталитет. Кеше холкын үзгәртергә тырышма, синең контрольдә тик синең шәхси реакцияң генә. Күченгән җирнең мәдәниятен һәм тарихын өйрән, бу сиңа җирле халыкны яхшырак аңларга булышачак.

«Мин монда барам!» чек-листы

Казаннан Сочига күченгәндә, үзем өчен әлеге төбәктә кызыклы урыннар исемлеген тупладым. Монда интернет һәм социаль челтәрләр ярдәмгә килде. Яңа җир – ул яңа хис-кичерешләр, шуңа күрә адаптация вакытында шәһәрдә йөр, аны үзең өчен яңа яктан ачарга тырыш. Моннан тыш, электричкага утырып «нәни сәяхәт» ясарга мөмкин!

Әлеге теманы тирәнрәк ачар өчен, шулай ук психолог фикеренә дә мөрәҗәгать итик. Психолог Яна Юршева фикеренчә, күченү вакытындагы стресс еш кына курку белән бәйле.

Куркуның нигезендә төрле факторлар булырга мөмкин: яңа җирдә дуслар табалмау, туган якны сагыну, финанс яктан авырлыклар. Беренчедән, ул куркуның сәбәбен табарга кирәк.

Үзеңә әлеге сорауларны бирә аласың:

Бу очракта сине нәрсә куркыта?

Сиңа хәзер, мәсәлән, бик куркыныч булырга мөмкин, тик соңрак, мисал өчен, бер-ике айдан куркыныч булырмы?

Бу курку хисен хәзер ничек хәл итеп була?

Курку – нормаль хис. Тик буш курку бернәрсәгә дә китермәячәк, шуңа күрә, хисләрегезне анализлагач, план төзе: нәрсә, кайда, кайчан икәнен үзең өчен билгелә.

Беренчедән, күченгән шәһәрне өйрән: анда нинди кызыклы урыннар бар, нинди менталитет, табигать һәм һава торышы.

Фикердәшләр эзлә, стрессны бергә хәл итү гадәттә күпкә җиңелрәк. Моннан тыш, “рутина”ны формалаштыр һәм үзең өчен «сөенечләр исемлеген» төзе.

 Күченү – ул юл төсле, иң авыры – адаптация, тик син бу этапка аңлы карасаң, көннән-көн җиңелрәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев