ЧӘЧӘКЛӘРНЕҢ ДӘ ҮЗ ТЕЛЕ БАР
Ни өчен кайбер чәчәк бәйләме атналар буе тора, ә икенчеләре бер көннән үк шиңә икән? Флористлар моны чәчәкнең сыйфаты белән генә түгел, кешенең мөнәсәбәте һәм энергетикасы белән дә бәйли. Бу язмада без белгеч белән чәчәк бәйләме җыю нечкәлекләре, аларны озаграк саклау серләре һәм бүгенге флористика трендлары турында сөйләштек.
Иң чыдам чәчәкләр һәм аларны саклау серләре
Альстромерия, канәфер, хризантема һәм орхидея иң чыдам чәчәкләрдән санала. Дөрес тәрбияләгәндә, алар өч-дүрт атнага кадәр матурлыгын саклый ала.
Чәчәкләр озаграк саклансын дисәгез, иң беренче чиратта, вазага игътибар итәргә кирәк. Ул һәрвакыт чиста һәм дезинфекцияләнгән булырга тиеш. Кешеләр еш кына чәчәк суын түгәләр дә савытны юмыйча читкә алып куялар. Нәтиҗәдә, ваза эчендә лайла кибеп кала һәм кабат су салгач, чәчәкләргә зыян китерә торган бактерияләр үрчи башлый. Шуңа күрә вазаны яхшылап юарга һәм чистартырга кирәк. Флористлар моның өчен махсус чистарту чараларын яки агарткыч кушылган суны да куллана.
Чәчәкләрнең суга ихтыяҗы да төрлечә. Диантус, хризантема һәм альстромериягә артык күп су кирәкми, ә гөлчәчәкләр, киресенчә, суны күп ярата. Чәчәк сабаклары да һәрвакыт чиста булырга тиеш. Күпләр букетны алгач ук төргәгеннән чыгарырга ашыга. Әмма сезгә гөлчәчәкләр бүләк итсәләр, төргәкне шунда ук сүтәргә кирәкми. Аның эчендә дымлылык саклана, шуңа күрә чәчәкләр үзләрен уңайлырак хис итә.
Һәрвакыт актуаль чәчәкләр
Гөлчәчәкләр һәм пионнар нәфислеге һәм матурлыгы белән һәрвакыт актуаль булып кала. Хризантема һәм диантуслар исә озак вакыт шиңмичә торулары белән җәлеп итә.
Язгы чәчәкләр арасында лаләләр аеруча популяр. Кышын гөлчәчәкләргә һәм хризантемаларга ихтыяҗ арта. Чәчәкләрнең иң зур сайлау мөмкинлеге яз һәм җәй айларында була. Бу вакытта гадәти булмаган һәм сирәк очрый торган чәчәкләрне дә табарга мөмкин, әмма аларны вакытында сайлап калырга кирәк.
«Караңгы көннәрдәге витамин»
Хәзерге вакытта иң популяр тренд ул – дофаминлы букетлар. Алар караңгы һәм болытлы көннәрдә витамин кебек тәэсир итә. Мондый чәчәк бәйләмен күрүгә үк кешенең кәефе күтәрелә, чөнки аларда иң ачык һәм җете төсләр бергә туплана. Хәзер җиңел һәм иркен итеп җыелган букетлар да популяр. Аларны күп төргәкләр кулланмыйча, тасма белән генә бәйләп куялар. Төрле биеклектәге чәчәкләрдән ясалган гөлләмәләр дә бик матур күренә.
Шул ул ук вакытта трендларны һәркем дә кабул итеп бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә флористка мода юнәлешләрен генә түгел, һәр клиентның теләген, зәвыгын һәм ихтыяҗын да исәпкә алу мөһим.
«Чәчәкләр кешенең энергетикасын сизә»
Кешенең энергетикасы авыр булса, чәчәк бәйләмен ясау авыррак. Чәчәкләр кешенең энергетикасын сизәләр. Кемдер «чәчәкләр озак торды», ә икенчеләре «икенче көнгә үк үлде», диләр. Ул бездән генә тормый. Әгәр кеше чын күңелдән бүләк иткән, сиңа карата яхшы мөнәсәбәттә булса, чәчәкләр аны да сизә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 августа 2026 - 13:00
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА БДИНЫ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА АЛЫШТЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
7 августа 2026 - 12:57
«ҮЗ ТЕЛЕМ» НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
6 августа 2026 - 13:55
РОССИЯДӘ ҺӘР УКУЧЫГА 1 СЕНТЯБРЬГӘ 15 МЕҢ СУМ ТҮЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
6 августа 2026 - 13:51
«IT-ЛИДЕР» ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
Нет комментариев