«БЕТЧӘЛӘР БЕЛӘН ҖИҢ СЫЗГАНЫП КӨРӘШЕРГӘ ТУРЫ КИЛДЕ»
Акне, бетчәләр... Бу сүзләрне ишеткәч, куркып куясын, чөнки күп яшүсмерләр әлеге проблема белән очраша. Әмма акнены җиңеп чыгып була. Бүгенге язмабызның герое Айгөл Фәттахова да шундыйлардан. Ул әлеге куркыныч бетчәләр белән ничек көрәшкәне турында сөйләде.

– Айгөл, синдә акне кайчан барлыкка килде?
– Үсмер чакта, 13-14 яшьләр тирәсендә, йөземне бетчәләр каплады. Тик алар хәзерге яки бер ел элек көрәшкән кадәрле күләмдә түгел, ә һәр үсмергә хас булган йөздәге төрткеләр иде. Ә җиң сызганып көрәшергә туры килгәне 19 яшемдә булды.
– Барлыкка килү белән дәвалый башладыңмы?
– 9-10 нчы сыйныфларда минем йөзем чиста иде, әмма барыбер вакытлы бетчәләр чыккалап торды. Казанга күчеп, тормыш рәвеше, яшәеш, тирәлек, краннан килгән су үзгәрүе аркасында минем йөземдә шундый бетчәләр барлыкка килә башлады. Бер вакыт аларның гадәти бетчәләр булмаганын һәм үзем генә көрәшә алмаганымны аңладым. Алар бик тирән урнашканнар иде.
– Кемгә мөрәҗәгать иттең?
– Йөземдәге кара, күгәргән кебек булып торган бетчәләрне бер косметика да каплый алмый башлады. Һәм мин бу бетчәләр белән үзем генә көрәшә алмаячагымны аңлагач, косметологка мөрәҗәгать итәргә булдым. Бер косметология социаль челтәрләрендә бушка консультация үткәрүе турында язып керткән иде. Барыбер берни дә югалтмыйм дигән фикер белән бардым. Косметологлар да «үзең генә дәваласаң, йөзеңне генә бозып бетерәчәксең», дип әйттеләр.

– Ни өчен барлыкка килгәннәрен белә алдыңмы?
– Косметологка мөрәҗәгать иткәч, ул акненың ике барлыкка килү юлы барлыгын аңлатты. Беренчесе – генетика, ягъни нәселдән, ә икенчесе – гормоннарга бәйле рәвештә барлыкка килү. Мин дәвалану барышында гел анализлар биреп тордым һәм анализлар яхшы булгач, нәселдән килгән дип уйладык. Әниемнең йөзе чиста, бетчәсез булса да, әтинең үсмер чакта бетчәләр булуы ачыкланды.
– Нәрсәләр белән дәваладың?
– Беренче вакытта миңа төрле процедуралар ясадылар: пилинг, механик чистарту һәм плазмотерапия (минем кулымнан канны алып, центрифуга аша үткәреп, йөземә кададылар). Әле башта ике ай антибиотик та кадарга туры килде, чөнки үлекләр тирән урнашкан иде. Башта кан, үлек белән җәфаланырга туры килде, әмма барысы да юкка эшләнмәгәнен аңлау күңелгә тынычлык бирде. Тугыз ай дәвамында системный ретиноидлар да эчтем.
– Туклану яки көн режимы үзгәрдеме?
– Дәвалауны башлау алдыннан ук бу хакта белештем. Әмма миңа турыдан-туры йогынтысы булмаганын аңлаттылар. Туклануда минем бер нәрсә дә үзгәрмәде, бары тик шул ретиноидларны эчтем һәм тышкы процедураларны гына ясаттым. Хәзер генә аңлыйм: дөрес тукланган булсам, гомумән, организмга җиңелрәк булган булыр иде.
– Сер булмаса күпме акча китте?
– Шактый кыйммәт булды, дәвалану курсы ташлама белән 120 меңгә чыкты. Ул курс бер елга каралган. Мин аны 40 мең итеп, бүлеп түләдем. Авыр вакытлар да булды: җәен мин эшсез калдым, әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсе килмәгәч, иптәш кызымнан 5 мең сорап торганым хәтердә. Ретиноидлар да шактый кыйммәт. Аларны Төркиядән заказ биреп алсаң, очсызракка чыга, әмма минем андый мөмкинлек юк иде. Шуңа күрә гади даруханәләрдән алдым. Ретиноидларга 60 мең китте. Барысы бергә 200 меңгә якын чыкты.

– Шулай күп акча бетереп, бетмәсә дигән уйлар булдымы?
– Әлбәттә, булды. Мин гел табиблардан да моның турында сорап тордым. Алар андый проблема күзәтелмәү турында хәбәр иттеләр. Була калса да, миңа аның турында әйтмәсләр иде, чөнки бу эшләренең сыйфатсызлыгын күрсәтәчәк бит. Башка кешеләрнең дә фикерләрен ишеткәч, ул клиникага ышанычым арта гына торды, һәм шикләнүләрем дә кимеде. Хәзерге вакытта ниндидер вак бетчәләр генә чыгып ала, чөнки дөрес яшәү рәвеше алып бармыйбыз, шул ук йоклау, туклану рәвешен генә алсак та.
– Акне кире барлыкка килергә мөмкинме?
– Миңа калса, гормоннарга бәйле рәвештә барлыкка килгән акне кире кайтырга мөмкин. Мисал өчен, хатын-кызларның йөкле булган вакытта яңадан барлыкка килгәне турында ишеткәнем бар. Минем нәселдән килгәч, кире әйләнеп кайтмас дигән өметтә.
– Дәвалануда иң авыр этап дип нәрсәне әйтә аласың?
– Дәвалану чорында якыннарның синең сәламәтлегең өчен борчылулары, төрле киңәшләр әйтүләре... Табиб белән дәвалау юлы башлангач, кайчан көзгегә карап, «кара әле, нинди матур мин!», дигән вакытларны көтәсең... Ретиноидлар эчкән вакытта битем кипте, яралар озак төзәлә башлады. Әле телевидениедә эшләгәч, операторга йөзем күренмәгән, кызыл булып тормаган кадрларны эзләргә туры килә иде. Төрле сәхнә чыгышлары алдыннан кат-кат косметика сөртергә туры килде.
– Халык медицинасын куллануга ничек карыйсың? Дару үләннәреннән төнәтмәләр ясап сөрткәнең яки битне кер сабыны белән юганың булдымы?
– Үсмер чакта ни генә сөртмәдем... Спирт, пропеллер, скраб, маска, ләкин хәзерге көндә аларга каршы.
– Яңа гына акне проблемасы килеп чыккан яшүсмерләргә нинди киңәшләр бирер идең?
– Беркайчан да йомылмаска һәм дерматолог, косметологларга мөрәҗәгать итәргә курыкмаска, чөнки алар гына сезгә дөрес юлны күрсәтәчәк.

Фотолар: Эльвина Йосыпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев