Логотип Идель
Бу – тема!

«БАЛАМНЫ 10 НЧЫ СЫЙНЫФКА АЛМЫЙЛАР»

Кечкенә чакта безне: «Әгәр начар билгеләргә укысагыз, аттестат бирмәячәкләр һәм 9 нчы сыйныфтан соң мәктәптән куып чыгарачаклар», - дип куркыттылар. Һәм  бу һәрвакытта да бары тик куркыту, буш сүзләр генә булып чыга иде. Әле киресенчә, 9 нчы сыйныфны тәмамлап, техникум-көллияткә китәсе килгәннәрне дә җибәрәселәре килмичә, мәктәптә калырга үгетлиләр иде...

Бу теманы күтәрүем юкка түгел, билгеле. Соңгы вакытта матбугат чараларында балаларын 10 нчы сыйныфка күчерә алмый интегүче ата-аналар турында мәгълүмат кинәт кенә артып китте. Бу мәсьәләне елга бер мәртәбә, уку елы тәмамлангач күтәреп алалар инде алуын. Шулай да, быел аны хәл итүгә ныклап тотындылар булса кирәк.

«БДИ бирә алмаячаксың»


Ни өчендер мәктәпләр “өчле” капчыкларын 10 нчы сыйныфка күчерергә теләми. Хәер, “ни өчен?” соравына җавап бирү авыр түгел. Кемдер бу сәер хәлне мәктәп җитәкчелегенең начар укучы үсмерләргә вакыт әрәм итәсе килмәү белән аңлата. Башка берәүләр исә барысына да БДИ гаепле диләр. Мәктәпләргә яхшы күрәсткечләр кирәк, янәсе.

Соңгы пункт белән килешми булдыра алмыйм. Чөнки нәкъ менә шундый проблема белән очрашкан гаиләне беләм.

– Улым “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укый, дип мактана алмыйм, “3”леләре дә бихисап. Шулай да, 9 нчы сыйныфта ТДИ ларны көч-хәл белән булса да биреп чыкты. Сыйныф җитәкчесе исә аңа мәктәпне ташларга, көллият яки техникумга укырга керергә киңәш иткән. “БДИ ларны барыбер ерып чыга алмаячаксың - хәзер китүең яхшырак”, дип куркытып бетергән. Ә улымның көллияткә барасы килми, чөнки киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын төгәл белми, - дип сөйләгән иде Казаннан Лилия Сәйфуллина (ред. - фамилиясе үзгәртелде).

Башта Казанда нинди көллият, техникумнар барлыгын белешеп йөргәннәр. Тик соңыннан барыбер мәктәптә калырга уйлаганнар. Малае да: «БДИ дан куркыкмыйм», - дип чатнап тора икән. Ә менә мәктәп егетне  үзендә калдырырга теләмәгән. Ахырдан аларга өйләреннән ерак булмаган башка мәктәпкә күчәргә туры килгән...

Проблемаң булса – шалтырат


Бу – узган елгы вакыйга. Әлеге хәл быел килеп чыккан булса, урынын иске мәктәбендә, балачак дуслары янында  саклап кала алган булыр иде, мөгаен. Чөнки быел бу проблеманы Татарстан җитәкчелеге җитди игътибарга алды.

– Белем алу өлкәсендә Казан Кремленең позициясе бер генә төрле була ала: Конституция буенча һәр кеше 1 нче сыйныфтан алып 11 нчегә кадәр белем алырга хокуклы. Бу хокуклар берсүзсез үтәлергә тиеш, - дип әлеге вакыйгаларга Татарстан җитәкчлегенең фикерен җиткерде Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарту очракларының күбесе нәкъ менә зур шәһәрләргә туры килә икән. Һәр очрак аерым-аерым тикшерелгән. Нәтиҗәдә, мөрәҗәгатьләрнең барысы да укучылар файдасына хәл ителгән.

Хәзерге вакытта Татарстан Прокуратурасы Казан һәм башка зур шәһәрләрнең белем бирү учреждениеләрендә балаларның белем алуга хокуклары үтәлү-үтәлмәве буенча тикшерү эшләре алып бара. Аның нәтиҗәләре 15 июльдән соң билгеле булачак.

Һәм тагын бер мөһим мәгълүмат! Әгәр дә бу проблема сезне дә читләтеп үтмәгән икән, Татарстанның мәгариф һәм фән миинстрлыгының “кайнар линия” телефоннарына шалтыратыгыз: (843) 294-95-04, 294-95-05. Әлеге телефоннар эш көннәрендә 9:00 дан алып 18:00 гә кадәр эшли.

 

Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев