Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАР МӘКТӘПНЕ БЕТЕРЕП, ИКЕНЧЕ ШӘҺӘРГӘ КИТКӘЧ, ӘТИ-ӘНИ ЯГЫННАН КОНТРОЛЬ КИРӘКМЕ?

Һәрберебез өчен мәктәпне тәмамлау иң мөһим һәм жаваплы этапларның берсе булып тора. Бу минутларда укучылар үзләренең киләчәге турында уйлана башлый, белем алу юнәлешен сайлый. Кайберәүләргә икенче шәһәргә китәргә туры килә. Балалар мәктәпне тәмамлап, икенче шәһәрдәге уку йортына киткәндә аларның яшәү мохите һәм көнкүреше шактый үзгәрә. Бу мизгелләрдә «Әти-әни ягыннан контроль кирәкме?» дигән сорау туа.

Минем фикеремчә, контроль кирәк, ләкин ул дөрес һәм тигез булырга тиеш. Беренчедән, контроль балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен мөһим. Яңа шәһәрдә алар таныш булмаган кешеләр белән аралашырга мәҗбүр, төрле авыр хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Әти-әнинең кайгыртуы һәм вакыт-вакыт хәлне белеп торуы кирәк.

Икенчедән, миңа калса, уку процессы да контрольдә булырга тиеш. Буш вакытта балалар күңел ачуга биреләләр, шуңа күрә дәресләрне ташларга да мөмкин. Әти-әнинең баладан укуы турында даими сорашып торуы укучының җаваплылыгын арттыра.

Ләкин контроль бала хокукларын чикләү рәвешендә булмаска тиеш. Аларга бәйсезлек бирү, үз-үзең белән идарә итәргә өйрәнү дә мөһим. Минем фикеремчә, әти-әни һәм бала арасында ышанычлы аралашу булырга тиеш, чөнки балалар белән серләшү һәм киңәшләшү дустанә мөнәсәбәтләргә корылырга тиеш.

Тик әлеге сорауга жавап буларак студентлар һәм әти-әниләр фикерен дә белү кирәк. Балалар мәктәпне бетереп, икенче шәһәргә укырга киткәч, әти-әни контроле кирәкме соң?

Илүзә Хәбибрахманова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студенты:

Контроль аша әти-әниләр балаларына дөрес гадәтләр сайлауда булыша, уку һәм шулай ук сәламәтлеккә кагылышлы киңәшләрен бирә. Әти-әни шәһәрдә тәртип саклау (урамда иминлек, финанс грамоталылыгы, транспорт куллану) мәсьәләләрен дә игътибарга ала. Шәһәргә күчкәндә ата-ана контроле ирекне чикләү түгел, ә хәвефсезлекне тәэмин итү, җайлашуга ярдәм итү һәм шәһәр тормышында ныклы, кыю булу өчен кирәкле күнекмәләрне формалаштыруда кирәк.

Аноним студент:

Мин 100% контроль кирәк дип уйламыйм, чөнки бала әти-әнисенең үзенә ышанмавын сизсә, киресенчә, үз эченә ябыла. Бәләкәйдән үк нык контрольдә булган балалар, шәһәрләргә киткәч, чылбырдан ычкыналар һәм тәртипсезләнеп йөриләр. Шуңа күрә, әти-әниләр балаларына ышануларын белдерергә, ә балалар аларның йөзенә кызыллык китермичә йөрергә тиеш дип уйлыйм.

Магалимова Эльвира Дамир кызы, Мөслим үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

Бала дөньяга аваз салган минуттан әти-әнисе аның өчен борчылып яши. Ә инде мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк баскач, икеләтә арта кайгыру.  Яшь укучы балага әлеге борчылу контроль кебек тоелса да, чынлыкта әти-әни аның «бар да яхшы булсын, тамагы тук булсын, өсте бөтен булсын», дип кенә жан ата. Әлбәттә, әти-әни баласына ышанырга тиеш, чөнки аның да үз уйлары, фикерләре, эшләре бар. Бала турында, гомумән, онытып булмый ул, әмма аңа ирек бирергә кирәктер дип уйлыйм. Чөнки әти-әни ничек кенә тырышса да, барыбер ул аны тулаем контрольдә тота алмый. Беренчедән, баланы борчый, икенчедән, үзе борчыла. Шуңа балага ирек бирергә кирәктер дип уйлыйм. Әти-әнигә белергә кирәк өлешен бала үзе дә сөйли, бигрәк тә хәзерге заманда – кәрәзле телефоннар бар бит. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, әгәр дә балага ярдәм кирәк икән, ул әти-әнисенә мөрәжәгать итә ала. Әмма бар нәрсәнең дә чамасы бар. Монда инде әти-әнигә һәм балага алтын урталыкны табарга кирәк.

 

Нәтиҗә шундый: икенче шәһәргә киткән балаларның тормышы куркынычсызлык белән тәэмин ителсен өчен әти-әни  тарафыннан контроль кирәк, ләкин аның да үз чамасы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев