Логотип Идель
Бу – тема!

ШАШТЫРГАН ХЫЯЛ...




Гасырлар алмашына тора, еллар уза тора, дөньялар үзгәрә тора... Тик бер генә нәрсә үзгәрми - кеше гел хыял белән яши. Күпчелек вак-төяк турында хыялланып яшәсә, кемдер эрерәк хыялга кыюлык таба. Ә бу язмада сүз көн дә "эх, бүген укытучы апа мине такта алдына чыгармаса ярар иде?!" дип хыялланучылар турында түгел. Ә бөтен тормышын, булган бар ихтыярын, акчаларын һәм уйларын бердән-бер хыял хакына корбан итүчеләр турында булыр.

Шундыйларның берсе - Август Гислер. Аның тормыш юлы турында китап язарлык, кино төшерерлек...

Ул немец гаиләсендәге 10 баланың өченчесе булып туа. Аның әтисе - пычаклар ясау буенча һөнәрханә хуҗасы. Яшьли үк бик нык гәүдәле һәм бик зирәк акыллы Август туган йортын ташлап китеп, диңгезче була.

Бервакыт, диңгез кичеп, илләр гизеп йөргәндә, ул яшь кенә португалец белән таныша. Бу егет аңа сүз арты сүз үзенең бабасының көндәлеген күрсәтә. Пират булган бабасы шушы көндәлектә искиткеч байлыклар яшеренгән бер хәзинәле утрау турында язмалар калдырган була. Шулай ук утрауга эләгер өчен карта да табыла язмалар арасында.

Һәм шул мизгелдән Август Гислерның бөтен уйлары-хыяллары бу хәзинә хакында гына була. Ул шул кадәр мавыгып киткән ки, 20 ел гомерен шушы утрауны табуга багышлаган. Ул Тын океанда Коста-Рика ярлары тирәләрендә урнашкан кеше яшәми торган Кокос утравын эзләп тапкан. Бирегә ике тапкыр кыска вакытлы экспедиция әзерләп килгән. Ләкин хәзинәләрне таба алмаган. Шуннан соң аның башына мондый фикер килә - байлыкларны табу өчен утрауда озак вакыт яшәргә кирәк! 

Бу идеясын тормышка ашыру өчен Гислер зурдан кубып тотына. Ул Коста-Рика президентына Кокос утравында илнең бер колониясен булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итә. Үзе дә көтмәгәндә моңа рөхсәт ала һәм... утрауның вакытлы губернаторы булып билгеләнелә. Акча җыеп, үз авылын булдырырга керешә. Утрауда яшәргә, эшләргә риза булган 60 немец гаиләсен таба. Үз акчаларына утрауда үстерү өчен тәмәке, шикәр камышы һәм җиләк-җимеш үсентеләре, шулай ук үрдәкләр, тавыклар һәм кәҗәләр сатып ала. Коста-Рика хөкүмәте белән берничә айга бер мәртәбә утрауга азык-төлек китертү турында килешеп куя.

Утрауга Август Гислер хатыны белән килә. Баштарак бар да яхшы кебек бара. Тик бераздан утрау авыл хуҗалыгы белән шөгылҗләнү өчен гел дә яраксыз булуы ачыклана. Андагы ташлы-комлы туфракта берни үсми. Колонистлар ачлы-туклы яши, аларның балалрына утрауны басып алган зур-зур күселәр ташлана башлый. Ә азык-төлек китерүче кораб бары ике тапкыр гына күренеп китә.

Вакыт-вакыт бунтлар булгалый. Менә-менә хәзинә табам дигән уй белән яшәүче Гислер бу каршылыкларны бастыра тора. Җитмәсә, котырткан төсле, утрауның төрле почмакларында берән-сәрән борынгы тәңкә акчалар да табыла тора. Хәзинә - бар, һәм ул шушы тирәдә икәненә ничек ышанмыйсың инде. Тик ул һаман табылмый...

10 ел шулай җәфаланганнан соң өметләре өзелгән, климаттан, ачлы-туклы яшәүдән, авыру һәм күселәрдән алҗыган халык утрауны ташлап китә. Бары Гислер һәм аның хатыны гына кала.

Азык-төлек запаслары бетә башлагач, Гислер үзе генә көймә белән континетка юл ала. Утрауда бер үзе калучы хатынына ул 6 атнадан кайтып җитәргә сүз бирә. Тик 6 атна дигәне 6 айга әйләнә - көчле шторм Августның көмәсен Панамага, Коста-Рикадан йөзәр чакрым читкәрәк алып китә...

Бер ялгызы, ризыксыз, патроннарсыз - бер нәрсәсез калган бу хатын ничек итсә итә - исән кала. Әле алай гына да түгел - иптәше әйләнеп кайткач та тагын 7 ел гомерен хәзинә эзләүгә сарыф итәргә ризалаша. 

Гислерлар, хәзинә эзләүгә 17 ел гомерләрен багышлап, утрауны бары тик 1908 елда гына ташлап китә. Алар соңгы көннәренә кадәр бергә калып, Нью-Йоркта яшиләр. Теге бер уч алтын иске тәңкәләрдән башка алар бүтән бер ни дә тапмый...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев