АШЫГЫЧ ПСИХОЛОГИК ЯРДӘМ: КУРКУ, БОРЧЫЛУ, ЯРСУ ХАЛӘТЕНДӘ НИЧЕК БУЛЫШЫРГА?
Истерика, курку, борчылу, ярсу халәте күзәтелгәндә, иң беренче итеп нишләргә? Язмада үзеңә һәм якыннарыңа ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү ысулларын китердек. Биредә андый вакытларда нишләргә һәм нәрсәдән тыелырга кирәклеген беләчәксең.
Истерика вакытында үзеңә ничек ярдәм итәргә:
Әгәр яныңда кешеләр күп икән, ялгызың гына калып була торган җиргә бар. Соңыннан салкын су белән битеңне юу, берничә тапкыр дөрес сулыш алу күнегүен ясау кирәк: тын алгач, 1-2 секундтан – чыгарасың.
Башкаларга ничек ярдәм итәргә:
Истерикасы башланган кешенең янына ук килеп утырырга, бөтен игътибарын үзеңә юнәлтергә, яхшылап аны тыңларга кирәк. Үзең күп сөйләшмәскә тырыш. Ул кешенең исемен еш кабатла, аның һәрбер сөйләгәненә баш селкеп тор.
Нишләргә ярамый:
Башкаларның игътибарын җәлеп итәр өчен шулай кылана, дип уйлау – ялгышлык. Бер генә очракта да истерикадагы кешене тынычландырам дип, аңа сукма, өстенә су сипмә һәм башка төрле көч кулланма. Ул сөйләгән вакытта бәхәсләшмә, тынычланырга кушу сүзләрен кабатлама.
Курка башлагач, үзеңә ничек ярдәм итәргә:
Куркуның сәбәпләре төрле була ала. Ләкин ничек кенә булса да, курка башлаганыңны сизү белән үк, дөрес сулыш алу күнегүләрен эшли башларга кирәк. Бу курку нәрсә яисә кем аркасында барлыкка килүе турында үзеңә кычкырып аңлат, мөмкинлек булса, башкалар белән дә бүлеш. Шул очракта курку хисе кими.
Башкаларга ничек ярдәм итәргә:
Ул кешене ялгыз калдырып китмә. Курку хисе көчәеп, кешенең үзенә зыян китерә башлаган очракта, аңа дөрес итеп суларга ярдәм ит. Бераз сулышны тоткарлап тору, ә аннан тынычлап тын ала башлау булышырга мөмкин. Курку – эмоция, димәк, аны киметер өчен, баш миен эшләтеп җибәрү кирәк. Аңа гади мисал чишүне тәкъдим ит, мәсәлән, 100 – 9 һ.б. Кеше бераз тынычлангач, аның белән сөйләш, курку хисе нидән барлыкка килү турында сора.
Нишләргә ярамый:
Кешенең нәрсәдән дә булса курка башлавыннан көлмә, ахмаклылык дип атама. Әгәр син бу куркуны бәяләп бетерерлек дәрәҗәдә түгел икән, башкалар да андый дип уйлама.
Борчылганда үзеңә ничек ярдәм итәргә:
Игътибарыңны башка нәрсәгә юнәлтергә тырыш, нинди дә булса эшкә тотынып кара. Шулай ук күнегүләр, төрле хәрәкәтләр эшләү бик яхшы булыша. Саф һава сулау да чынбарлыкны икенчерәк итеп күрергә ярдәм итә.
Башкаларга ничек ярдәм итәргә:
Кешене сөйләштерергә кирәк. Еш кына очракта кеше кем яисә нәрсә дә булса турында мәгълүмат җитеп бетмәү аркасында, борчыла башларга мөмкин. Бу очракта барысын да яхшылап анализларга, җитмәгән мәгълүматны алырга булышырга кирәк. Нинди дә булса актив хәрәкәтләр эшләсә, борчылган кешенең халәте бераз җиңеләя, киеренкелек бетә.
Нишләргә ярамый:
Кешене үзен генә калдырудан, аңа борчылудан туктарга кирәклек турында әйтүдән тыел.
Ярсыган очракта үзеңә ничек ярдәм итәргә:
Ярсудан физик эш белән мәшгуль булу ярдәм итә. Тагын, бушаныр өчен, эчеңдәге хисләрне башкаларга белдерергә мөмкин.
Башкаларга ничек ярдәм итәргә:
Тыныч итеп, тавышны күтәрмичә сөйләшү, агрессив кешегә исем белән эндәшү яхшы. Шулай итеп, аның нәрсә теләгәнен, таләпләрен ачыклап була.
Нишләргә ярамый:
Ярсыган кеше белән бәхәсләшергә, кычкырып һәм янап сөйләшергә ярамый. Алай итеп бу хәл тагын да катлауланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2025 - 12:21
«БИЛӘР, СӘЛКЕШЛӘРЕҢНЕ КАРШЫ АЛ!»
-
9 июля 2025 - 08:23
«САБАНТУЙ»ЛЫ БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
Нет комментариев