Логотип Идель
Бу – тема!

«АКЫЛЛЫ ШӘҺӘР»НЕ УКУЧЫЛАР ЯСЫЙ

«Акыллы шәһәр» нинди була? Әлеге сорауга җавап төрле булырга мөмкин. Тик мондый шәһәр төзү өчен, андагы юл йөрү хәрәкәте турында уйлау кирәк. Чөнки калада юл иминлеген тәэмин итү проблемасы – төп мәсьәләләрнең берсе. Түбән Камада бу эшне укучылар башлап җибәргән. Шәһәрнең И. Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты йорты тәрбиячесе Булат Бәдгыев «Акыллы шәһәр» инициативасы белән чыккан.

Укучы шушы йорт каршында эшләп килгән “Эзләнәм, табам, чагыштырам” балалар эзләнү һәм проект эшләрен оештыру берләшмәсендә шөгыльләнә. Күптән түгел Булат «Большие вызовы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашкан.

Түбән Камадагы проблема укучыны «Акыллы шәһәр» проектын ясауга этәргән. Статистика буенча, көйләнелми торган (светофор булмаган) җәяүлеләр кичүе юлларда иң куркыныч участок санала. Юл билгеләре, утлар, тышкы реклама машина йөртүчеләрнең игътибарын читкә юнәлтә.

– Шәһәрдә караңгы төшкәч, урамнарда җәяүлеләр өчен юл кичүләре ерактан күренми. Төнлә афиша, мәгълүмати такталар, юл йөрү билгеләреннән ут төшә. Шулай итеп, алар, юл кичүендәге ут белән бергә кушылып, машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлдерә, – ди Булатның әнисе, «Эзләнәм, табам, чагыштырам» балалар эзләнү һәм проект эшләрен оештыру берләшмәсе җитәкчесе Эльза Данияз кызы.

Юл кырыенда, гадәттә, ак яки сары төстәге яктырткычлы фонарьлар урныштырыла. Булат үз проектында кызыл төсне сайларга тәкъдим итә. Чөнки бу кычкырып торган төс, игътибарлырак булырга чакыра. Шушы проект буенча җәяүлеләр кичүе тулысынча яктыртылырга тиеш. Ягъни яктылык бер ноктага гына төбәлмәячәк.

– Әлеге проблема хәл итүне сорый. Чөнки соңгы вакытта җәяүлеләр, юл аша чыкканда, үз өстеннән җаваплылыкны төшерә. Тик караңгыда машина йөртүче кешене күрми калырга мөмкин бит. Шуңа да әлеге проект ярдәмендә автомобиль йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә телибез. Проект буенча караңгы вакытта, светофор урнаштырылмаган җәяүлеләр кичүе кызыл төс белән яктыртылачак. Һәм ул ерактан ук күеренеп торачак, – диде “Ялкын» журналына Булат.

Мондый төрдәге фонарьларны урнаштырыр өчен бюджеттан күп чыгым таләп ителми. Бары тик урамдагы яктырткычларның светильнигын алмаштырып, яктылыгын көчәйтеп, аскы якка – нәкъ җәяүлеләр кичүе мәйданчыгына карату – таләп ителә.

Әлеге конкурста катнашкач, укучының инициативасы белән “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт оешмасы кызыксынган, мәгълүмати ярдәм күрсәткән. Алга таба проектны ничек үстерү, аны тормышка ашыру турында әлегә уйлыйлар.

Эзтабар да әле ул!


Булат эзләнү юнәлешендә ике ел шөгыльләнә икән. Аның хезмәтләренең күбесе туган якны өйрәнүгә багышлана. Керәшен язуы турындагы хезмәте белән В.И. Вернадский исемендәге Бөтенроссия эзләнү эшләре конкурсында катнашып, җиңү яулаган ул. «Живи, помни о корнях своих» республика бәйгесендә дә беренче урын алуга ирешкән. Экологик юнәлештә дә эшләре бар икән Булатның. Алар гаиләсе белән ел саен экологик акция уздырып, Кама елгасы ярын чистарталар.

“Орленок”та сынатмаган




Егет бер дә тик утыра торганнардан гына түгел: бүген төнлә ул “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгеннән кайтып төшкән. 28 май – 19 июнь аралыгында “Бороться, искать, найти и не сдаваться” дип аталган сменада ял иткән. Бөтенроссия яшь туристлар һәм туган якны өйрәнүчеләр фестивале булган ул. Биредә Булат белән бергә, Түбән Каманың Балалар һәм яшьләр иҗаты йортына йөрүче Вәсилә Бәдгыева һәм Зәринә Морадыймова да катнашкан.

Әлеге сменага эләгү өчен, туган якны өйрәнү юнәлешендә эссе язып, бөтен диплом-грамоталарны туплап, Мәскәүгә җибәргәннәр. 150 җиңүче арасында Татарстаннан шушы яшь түбәнкамалылар да булган. Лагерьда эш 6 юнәлештә барган. Булат таулардагы туризм юнәлешен сайлаган, шушы тема буенча өстәмә белем алган. Смена ахырында укучы Кавказ тауларына өч көнлек походка барган. Шулай итеп, белемнәрен тагын да тирәнәйтеп, яңа көч туплап кайткан. Әлбәттә, диңгездә булгач, су кермичә дә калмаган.

Булат, төрле юнәлештә актив катнашып, проектлар булдырып, актив позицияле булырга, тормышта үз урынын табарга, фикерләү сәләтенә өйрәнә.

– Балаларны кечкенәдән үк актив позицияле итеп үстерсәк, җәмгыять тә алга таба барыр иде. Тормышыбызда күңелле вакыйгалар да күбрәк булыр иде. Җәмгыятьтә күзәтүчеләр дә, инкарь итүчеләр дә җитәрлек. Ә актив кешеләр санаулы, – ди Булатның әнисе.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев