Логотип Идель
Бу – тема!

1 СЕНТЯБРЬ СИДРОМЫННАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Психологлар, уку елы башланыр алдыннан, олыларның да, балаларның да эмоциональ проблемалар кичерә, дип саный. Әти-әниләр үзләренең мәктәптәге тискәре тәҗрибәсе буенча хөкем йөртсә, балалар исә үзләренең ни көткәнлеген белмәүдән борчыла.

Баланың мәктәпкә адаптациясе 2-3 атнадан башлап, ярты елга кадәр сузылырга мөмкин. Ул күп кенә факторларга бәйле. Мисал өчен, баланың шәхси үзенчәлекләре, әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәте, уку йортының нинди булуы, уку программасының катлаулылык һәм баланың мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсе. – Адаптация – кешенең табигый халәте. Ул тормыш шартларына, яңа эшчәнлеккә, яңа социаль контакларга, яңа социаль рольләргә ияләшүдә чагыла, – ди

КФУның Психология һәм белем бирү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Сөембикә Бичурина. Баланың мәктәптән канәгать булуы эмоциональ халәтеннән күренә. Нәкъ менә ул укуның нәтиҗәлелеге, социаль контактларның уңышлылыгына, укучының эчке позициясенә бәйле. КФУның Психология һәм белем бирү институтының дефектология һәм клиник психология кафедрасы доценты Алла Твардовская исә 1нче сыйныф укучысы мәктәпкә тизрәк ияләшсен өчен, укытучы аңа мәктәп буйлап экскурсия уздырырга, мәктәп кагыйдәләре белән таныштырырга тиеш. Ләкин әти-әниләр дә читтә калырга тиеш түгел.

– Өйдә, һичшиксез, баланың активлылыгын контрольдә тотарга кирәк. Җитмәсә, сыйныфташлары белән конфликт, үз фикерен әйтә белүдән курку аркасында баланың физиологик дәрәҗәсендә проблемалары булырга мөмкин. Мисал өчен, ул косасы килү, күңел болгану, баш әйләнүдә чагыла. Бу әйберләргә өйдәгеләр аңлау белән карарга тиеш, – ди Алла Твардовская. Әле кичә генә балалар бакчасына йөргән кешене, мәктәп бусагасын атлауга ук, әллә ничә түгәрәккә, секцияләргә йөртә башлыйлар. Белгечләр фикеренчә, монда да ашыгырга кирәкми. Әлбәттә, беренче сыйныфта укучыларга бераз җиңелчәрәк карыйлар. Өй эшләре дә чын-чынлап бары тик икенче сыйныфтан соң гына бирелә. Шуңа да әти-әниләр фикеренчә, беренче сыйныф укучылары ялкаулана. Әмма түгәрәк, секцияләргә февраль яки мартта бирсәң, яхшырак. Чөнки шушы вакытта гына бала мәктәпкә тулысынча ияләшеп бетә.

Бала мәктәпкә ияләшкәндә:

  • баланың үз-үзенә, көченә, мөмкинлекләренә ышанычын арттырырга кирәк
  • мәктәп, бала укый торган сыйныф белән кызыксыну зарур
  • бала сөйләгәнен тыңлау мөһим
  • начар язса да, әкрен санаса да, бәләкәчне тәнкыйтьләмәскә. Баланы кеше янында тәнкыйть утында тоту аның проблемаларын тирәнәйтә генә.
  • мәктәпкә ияләшү вакытында баланың темпераментын да истә тотыгыз
  • аны мораль яктан үсендерү, мактау балага үзен кирәкле итеп тоярга мөмкинлек бирә.
  • Баланы беркем белән дә чагыштырмагыз – бу йә аның артык горурлыгынаа яки үз-үзен бик начар бәяләүгә китерәчәк. Баланың яңа уңышлары белән моңа кадәргеләрен генә чагыштырырга ярый.
  • Баланың проблемалары олыларныкыннан җиңелрәк түгел икәнлеген истә тотыгыз. Сыйныфташы яки укытучысы белән булган конфликт олылар арасындагыдан күпкә катлаулырак булырга мөмкин

1 сентябрь алдыннан баланың мәктәпкә барасы килмәүнең дә сәбәпләре төрле булырга мөмкин икән. Мисал өчен, коллективның дус булмавы, сыйныфташлары белән тискәре мөнәсәбәтләрдә булу, укытучы яки яшьтәшләре белән бәхәскә керү, сыйныфташлар арасында дуслары булмавы. Актив балаларга да бер урында утыру җиңел түгел. Әмма акрын балаларга да мәктәп ритмына ияләшү җиңелләрдән түгел. Менә шуңа күрә дә алар мәктәпкә барырга каршы килә. Балалар уку елы дәвамында мәктәп ыгы-зыгысы, дәресләрдән арый. Моны экспертлар артык психоэмоциональ киеренкелек, дип атый. Шуңа да мәктәпкә бару балаларда “барысы да миннән нидер тели” белән ассоциацияләнергә мөмкин. Шулай ук мәктәпкә барасы килмәүнең сәбәбе авторитетлы әти-әнигә дә бәйле булырга мөмкин. Алар, балага басып ясап, укучының үз-үзенә, көченә ышанычын киметә ала. Кайбер әти-әниләр баланың бары тик яхшы билгеләргә укырга кирәклеге турында һәрчак искә төшереп тора. Бу вакытта укучы йә бары тик билге өчен тырыша, йә укуга бөтенләй дә игътибар итми. Шуңа да бала өчен мәктәп җаваплылык зонасы булуын аңларга кирәк. Аның белән дәрес хәзерләп утыру кирәкми (әлбәттә, бала аның турында үзе сорамаса). Билгеләр өчен талашырга, акыл өйрәтергә дә кирәкми. Чөнки болай эшләп сез бала белән мөнәсәбәтләрегезне гомерлеккә боза аласыз. Ә 11 ел күз ачып йомганчы уза да китә ул.

Чыганак: КФУ сайты

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев