ЯШҮСМЕРЛӘРНЕҢ 1\3Е БУШ ВАКЫТЛАРЫН ИНТЕРНЕТТА УЗДЫРА
Куркыныч сан, килешәсезме? Бөтен буш вакытыңны Интернета уздыр әле... Ә үзебез шуны сизмибез дә икән.
Әлеге факт “Касперский лабораториясе” уздырган тикшеренүдән соң билгеле булган. Россиянең 15-18 яшьлек яшүсмерләренең 1\3е БӨТЕН буш вакытларын Интернетта уздыра икән. 85% бала тормышын смартфон һәм башка шуның ише гаджетлардан башка күз алдына да китерми.
Балалар ничә яшьтә телефонлы була?
2019 елда тупланган статистикага күз салсак, шуны күрергә мөмкин: Россия баласының беренче шәхси телефоны аңа 4-6 яшь вакытта сатып алына икән. Шул ук вакытта ата-аналарның 92%ы балаларын үзләре үк гаджетлар кулланырга өйрәтә. Баала аның ярдәмендә белем дә ала, уйный да, тынычлана да. 11-14 яшьләрдә исә яшүсмерләрнең 94%нда телефон була.
Ата-ана баласының “дуслары”нда да юк
Сораштыруда катнашкан ата-аналарның дүрттән бере балалары белән социаль челтәрләрдә аралашмый. Алар хәтта балаларының “дуслары”нда да юк. 13% әти-әниләр баласының Интернетка нәрсәләр урнаштыруын, анда нәрсәләр каравын тикшерми.Респонденталрның 11%ы хәбәр итүенчә, 11-14 яшьлек балаларның аккаунтыларына таныш түгел өлкән кешеләр кушылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев