Белми калма
Яшь инспекторларыбыз – "Сколково"да!
Татарстанның Яшь инспекторлар хәрәкәте юлдагы иминлеккә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.
Мәскәүнең “Сколково” инновация үзәгендә “Куркынычсыз юл. 2024 елга кадәр юл куркынычсызлыгы стратегиясе” конференциясе узды. Аның кысаларында төрле темаларга 10 түгәрәк өстәл узды. Шуларның берсендә – юл хәрәкәтендә балалар һәм яшьләрнең иминлеген булдыруга, салонда бала булганда руль артында әти-әниләрнең үз-үзләрен тотышына багышланган чарада Казанның яшь инспекторлары Азат Кәримов, Ралина Хәлимова, Камил Гайнетдинов һәм Диана Нуретдинова да катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында Россия Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников яшь инспекторлар белән аралашып, алардан әти-әниләренең руль артында үз-үзләрен тотышы хакында сорашты. “Без булганда алар тагын да игътибарлы һәм сак йөри, тизлекне арттырмый”, – дип җавап бирде казанлылар.
Түгәрәк өстәл артында Михаил Черников Дәүләт автоинспекциясенең тәкъдимнәре турында да сөйләде. Идарә тармагының планнары рәтендә – салонда бала булган автомобильләргә рөхсәт ителгән тизлекне тиешлесеннән сәгатенә 20 чакрымга киметү; транспортта бала булуын күрсәтеп торган рәсем ябыштыру кебек яңалыклар бар. Сүз уңаеннан, син теләгән рәсем бала утырган барлык автомобильләргә дә ябыштырылуын телисеңме? Шулай икән, яңалыкларны күзәтеп бар – якын арада “Автомобильдә бала” дигән темага наклейка конкурсы да уздырылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
Нет комментариев