«UMA2RMAN» ТӨРКЕМЕ ҺӘМ «TATFUTURE» ФЕСТИВАЛЕ: РЕСПУБЛИКА КӨНЕНДӘ НИНДИ ЧАРАЛАР УЗА?
Ниһаять, республика көненә багышланган чараларның исемлеге билгеле булды. 30 августта Казанда сине «Uma2rman» төркеме, Ваня Дмитриенко чыгышы, «Милли кием» фестивале һәм тагын бик күп кенә яшьләр өчен кызыклы бәйрәм тамашалары көтәчәк!
Шулай итеп, бәйрәм көнне сәгать иртәнге 11дә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Һөнәр» фестивале уза. Анда төрле һөнәр остаханәләре, әдәби ишегалды һәм Фирдүс Тямаев концерты оештырыла. Ә сәгать 12дә исә «Урам» экстрим паркында музыкаль фестиваль башланып китәчәк. Төштән соң, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе янында, барлык теләүчеләрне дә мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендәге актуаль юнәлешләр фестивале – Tat Cult ка чакырып калалар. Әлбәттә, боларның барысына да бару мөмкин түгел, әмма күңелеңә ошаган кызыклы чараларны, һичшиксез, күрергә тырышырга кирәк. Чираттагы бәйрәм чарасы – 13-30да Камал театры мәйданы каршында узачак «Безнең заман» фестиваленең гала-концерты. Шушы ук мизгелләрдә сине үзенә Кабан күле янындагы «Милли кием» фестивале дә дәшә.
Бу елгы Республика көненең шәп яңалыгы — «Tatfuture» цифрлы технологияләр гаилә фестивале. Ул 11:00 сәгатьтә Казанның Меңьеллык паркында башлана. Фестивальдә алдынгы deep-tech технологияләре, медиаинсталляцияләр, цифрлы сәнгать, шулай ук робототехника һәм белем бирү чаралары өчен мәйданчыклар эшләячәк. Биредә блогерлар, экспертлар катнаша, ә төп сәхнәдә мультимедиа тамашалары һәм концерт программасы оештырылачак.
Гадәттәгечә, «Казан» гаилә үзәге янында кичке якта зур концерт программасы көтелә. Сәхнәдә Филүс Каһиров, «Uma2rman» төркеме һәм яшь башкаручы Ваня Дмитриенко чыгыш ясаячак. Күңелле бәйрәм көне гаҗәеп салют белән төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев