ТР ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ КАРШЫНДАГЫ БАЛАЛАР ВОКАЛЬ-ХОРЕОГРАФИЯ СТУДИЯСЕ МӘСКӘҮДӘ ЧЫГЫШ ЯСАДЫ
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар вокаль-хореография студиясе үз иҗатын Мәскәүнең «Музеон» сәнгать паркында тәкъдим итте.
Татарстан талантлары 14 балалар коллективы – халык сәнгате дәүләт ансамбльләре юлдашлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Алар барысы да – күпмилләтле ил мәдәниятенең асыл яшь бизәкләре.
Татарстан студиясе ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең йөзек кашы булган «Гармун-гармун» биюен башкарды.

«Балалар өчен бу – бик зур тәҗрибә. Алар республиканы лаеклы тәкъдим итеп кенә калмады, атаклы сәнгать эшлеклеләреннән мастер-классларда да катнашты. Чараны югары дәрәҗәдә уздырган оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә», — дип билгеләп үтте ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы студиянең сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Ләйсән Хәмитова.
Гала-концерт II Халыкара балалар мәдәни форумы кысаларында узды. Биредә Россиядән һәм башка илләрдән килгән талантлы балалар мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге дөньякүләм казанышлар белән танышты. Бу вакыйга төрле иҗади өлкәләрдә үсәргә һәм камилләшергә омтылган катнашучыларны берләштерә.
Форум РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 февраля 2026 - 10:08
ТАТАРСТАН – «ЯШЕЛ ЗАЧЁТ» БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНЫҢ ИҢ АКТИВ КАТНАШУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
-
12 февраля 2026 - 09:05
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
Нет комментариев