Логотип Идель
Белми калма

ТЕЛӘЧЕДӘ САЛАВАТ ФАТХЕТДИНОВ ПРИЗЛАРЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ: ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

22 май көнне Теләченең «Батыр» спорткомплексында җырчы, ТРның гер спорты федерациясе Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара спорт мастеры Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча VIII республика турниры узды. Ярышта 2009 нчы елгы һәм аннан да кечерәк егетләр бил алышты. Катнашучыларның саны Татарстан, Башкортостан һәм Марий Эл Республикаларыннан 191гә җиткән иде.

Чарада җырчы, автоспортчы Салават Фәтхетдинов үзе дә катнашты. Аңа Теләче муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Җырчы үзе Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллинга рәхмәт белдерде.

«Бу ярышларны уздыру иң беренче Айрат Гыльфановичның теләге булды. Без күптәнге дуслар, ул тәкъдим итте – мин ризалаштым. Теләчеләрне бик хөрмәт итәм, алар тырыш, тыйнак, көрәшче халык. Барлык эшне дә башлап була аны, иң мөһиме ул дәвамы булсын. Әлеге ярыш та, Аллаһка шөкер, 8нче тапкыр үткәрелә, алда 9нчысы да, 19нчысы да булсын. Татар бит инде ул гомер буе көрәшкән. Болай да көрәшкән, тел өчен дә, милләт өчен дә. Без көрәшер өчен туган халык. Без гомер буена көрәшергә тиеш», – диде ул.

Салават абый көрәшне династияләр буена килә торган ярыш буларак искәртте.

«Бүген келәмдә моңарчы көрәшеп танылган спортчыларның балалары бил алыша. Әтисе нәрсә эшли, бала шуны кабатлый инде. Бер көрәшкән гаиләдә бар да көрәшә. Мин үзем дә әз-мәз генә көрәшкән кеше. Хәзер илле процент – җырчы, иллесе – автоспортчы мин. Ә көрәшне аерым яратам», – диде җырчы.

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин районнарында танылган көрәшчеләр күп булуы белән горурлануын әйтте. Аның сүзләренчә, мондый ярышларның үсүендә спонсорларның роле зур, Салават Зәкиевич кебек татарның асыл егетләре булганда милләтебез яшәячәк.

ТӨРЛЕ ҮЛЧӘҮ АВЫРЛЫКЛАРЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ:

25 кг. кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында

1 урын – Зәйнетдинов Имран (Башкортстан)

2 урын – Ибраһимов Исмаил (Байлар Сабасы)

3 урын – Хәйретдинов Әхмәд (Теләче)

3 урын – Мараков Раян (Теләче);

26 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Иванов Глеб (Башкортстан)

2 урын – Низамов Нияз (Яшел Үзән)

3 урын – Хәнәфиев Әскәр (Байлар Сабасы)

3 урын – Габайдуллин Азамат (Буа)

29 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Сөләйманов Искәндәр (Башкортстан)

2 урын – Сабиров Ризат (Лаеш)

3 урын – Гыйлфанов Аяз (Авиа-Яңа Савин районы)

3 урын – Фәйзрахманов Муса (Балтач)

32 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Шаповалов Даниил (Башкортстан)

2 урын – Җәләлиев Муса (Теләче)

3 урын – Фәрдетдинов Салих (Алабуга)

3 урын – Кадыров Нияз (Авиа-Яңа Савин районы)

36 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Ахунов Самир (Арча)

2 урын – Сафин Альмир (Балык Бистәсе)

3 урын – Галимҗанов Альмир (Теләче)

3 урын – Кәлимуллин Булат ( Арча)

40 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Мухтаров Динар (Зилант)

2 урын – Артамонов Динар (Алабуга)

3 урын – Афанасьев Арсений (Марий-Эл)

3 урын – Смирнов Владислав (Марий-Эл)

45 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Сөнгатуллин Салават (Питрәч)

2 урын – Галимуллин Рүзәл (Балтач)

3 урын – Хакимов Риназ (Әтнә)

3 урын – Гатауллин Ришат (Биектау)

50 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Исмагилов Ибрахим (Питрәч)

2 урын – Мөхәмәтшин Ильяр (Әтнә)

3 урын – Сөнгатуллин Рияз (Питрәч)

3 урын – Сафин Булат (Теләче)

55 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Малов Алексей (Питрәч)

2 урын – Галеев Ильяс ( Балтач)

3 урын – Закариев Данис (Марий-Эл)

3 урын – Саматов Әмир (Мәскәү районы)

60 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Гарипов Риназ (Байлар Сабасы)

2 урын – Шәйхуллин Әмир (Яшел Үзән)

3 урын – Мараков Ислам (Теләче)

3 урын – Ибраһимов Юсуф (Кукмара)

65 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Рәхимов Ислам (Биектау)

2 урын – Гыйниятуллин Ильдан (Теләче)

3 урын – Исмагилов Мөхәммәд (Питрәч)

3 урын – Гимаев Айрат (Теләче)

80 кг кадәр үлчәү авырлыгында

1 урын – Зарипов Ильназ (Авиа-Новосавин районы)

2 урын – Зиадиев Раят (Марий-Эл)

3 урын – Вәлиев Ильмир (Теләче)

3 урын – Юнзель Егор (Минзәлә)

Гомумкоманда урыннары:

1 урын – Теләче

2 урын – Авиа-Яңа Савин районы

3 урын – Байлар Сабасы командасы.

 

 

 

 

 

                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев