СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕНЕҢ ХЕЗМӘТ ХАКЫ 5 МЕҢГӘ АРТСЫН!
2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттырга телиләр. Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакына 5000 сумнан да ким булмаган өстәмә түләүләр кертергә кушты. Бу акчалар федераль бюджеттан капланылачак.
“Укучыларга иң якын укытучы – аларның сыйныф җитәкчеләре. Белем бирү, балаларны тәрбияләү белән бәйле көндәлек хезмәт – бик зур җаваплылык. Ул остазлардан әзерлек, аларның укучыларга булган ярдәмен таләп итә. Шуңа да 1нче сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә 5 меңнән сумнан да ким булмаган өстәмә түләләр кертү кирәк, дип саныйм”, – ди Президент.
Аның фикеренчә, сыйныф җитәкчеләре – беренче чиратта, тәрбиячеләр. Бу – бөтен ил күләмендәге мәсьәлә. Шуңа да түләүләрне федераль бюджет үз өстенә алачак. Тик моңа карап, сыйныф җитәкчелеге өчен булган, республика тарафыннан түләүләр сакланылып калырга тиеш. Моны тикшереүнеПути үзе күзәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
-
18 августа 2026 - 12:50
КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
Нет комментариев