Логотип Идель
Белми калма

НИЧӘ ЕЛЛАР АШАГАН/ ЭЧКӘН МАТДӘ РАК КИТЕРЕП ЧЫГАРЫРГА СӘЛӘТЛЕ!?

Кола, хуш исле йогурт, кәнфит һәм сагыз кебек дистәләгән гадәти ризыкларда очрый торган ясалма тәмләткеч – аспартам озак еллар куркынычсыз матдә булып саналды. Бүген исә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы моның алай түгел икәнлеген исбатлаган.

 

Шушы көннәрдә оешманың ике комитеты да аспартамны потенциаль канцероген дип игълан итәрләр дип көтелә, рак куркынычын арттыра дигән нәтиҗәләр инде ясалган.

Ни кызык, аспартамны 1965 елда Америка химигы очраклы рәвештә ача. Ул ашказаны җәрәхәтенә каршы дару ясау белән шөгыльләнгән була һәм шушы процесс вакытында билгесез татлы матдә килеп чыкканын ачыклый. Әлеге матдә гадәти шикәр кебек үк калорияле булган, ләкин 200 тапкыр татлырак. Бу сыйфат соңрак аның популярлыгының нигезе булып тора: аз гына күләмдә дә ул бик татлы тәм бирә, ә калориясе бөтенләй аз.

Җитештерүчеләр тиз арада аспартамның диета тәм-томнары өчен идеаль продукт булуын аңлап алалар. 1983 елда АКШ хакимияте әлеге матдәне газлы сулаларга, башка эчемлекләргә һәм азык-төлеккә тәмләткеч буларак өстәргә рөхсәт итә, ә тиздән аспартам бөтен дөньяны басып ала. Искәртеп узарга кирәк, ул ризык составларында Е951 буларак күрсәтелә.

 

Шунысын белеп тору да комачау итмәс: аспартам кушылган 12 банка эчемлекне берьюлы куллану үлемгә дә китерергә мөмкин… Дөрес тукланыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев