Белми калма
МАТУРЛЫК САЛОНЫНА ЙӨРҮЧЕЛӘРНЕ РОСПОТРЕБНАДЗОР КИСӘТӘ
Роспотребнадзор матурлык салоннарына йөрергә яратучылар өчен белешмә әзерләгән. Әлеге белешмәдә салоннарга йөрүчеләргә иң беренче чиратта игътибар итәргә кирәкле әйберләр билгеләнгән.
Иң беренче чиратта, кулланучы мастерның һәр коралны, җиһазны дезинфекцияләвенә игътибар итәргә тиеш. Матурлык салонында эшләүчеләр яңа кешегә хезмәт күрсәтү алдыннан, тарак, кайчы ише барлык әйберне яхшылап юарга тиеш. Өстәвенә, хезмәткәрләр, эш башлар алдыннан һәм тәмамлагач, кулларын сабын белән яхшылап юарга тиешләр.
Салонда кулланыла торган барлык продукция сертификацияле булырга һәм куллану вакыты чыкмаган булырга тиеш. Һәм, иң мөһиме, матурлык салонында эшләүче һәр кешенең шәхси медицина белешмәсе булырга тиеш.
Татарстанлылар өчен тагы бер мөһим мәгълүмат: матурлык салоннарында санитар-гигиена нормалары үтәлмәвен ачыклаган очракта, кулланучылар Большая Красная, 30 адресына мөрәҗәгать итә алалар.
Тулырак бу турыда шушы сылтама аша үтеп укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
-
29 сентября 2026 - 11:15
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КУЛЛАНЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев