КЫРЛАЙДАГЫ ТУКАЙ МУЗЕЕНДА КҮН ЭШЛӘНМӘЛӘР ЯСАУ БУЕНЧА ОСТАХАНӘЛӘР УЗАЧАК
Татарстанның Арча районындагы «Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында» «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсен һәм Россия Федерациясе Президенты грантын гамәлгә ашыру кысаларында остаханәләр сериясен ачу тантанасы узды.
Остаханәләрне үткәрү РФ Президенты гранты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аларда итек кәсебе (күн мозаика), шулай ук күннән брелоклар, алкалар һәм башка әйберләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак. Грант акчалары кысаларында мастер-классларга бушлай нигездә күргәзмәгә килүчеләр дә кушыла ала. Өстәвенә, халыкның социаль һәм икътисади яктан якланмаган катламнары (күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, пенсионерлар, инвалидлар) өчен 12 күчмә мастер-класс үткәрү планлаштырылган.
Мастер-классларны музей бинасында һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе нигезендә уздыру күздә тотыла. Мастер-класслар шулай ук укучылар һәм студентлар өчен оештырылачак. Аларны күн мозаика әйберләре ясау күнекмәләренә ия осталар үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
-
13 апреля 2026 - 11:09
МЕДВЕДЕВ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ БУЛДЫ
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
Нет комментариев