КУКУРУЗ БАСУЫНДАГЫ МОГҖИЗА
Бүген интернет челтәре очучы Дамир Йосыповка рәхмәт сүзләре белән шыплап тулган. Бу аңлашыла да: бүген ул 226 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы утырган самолетны кукуруз басуына утыртып, күпме кешенең гомерен саклап калды.
“Урал авиалинияләре”нең Airbus A321 самолеты белән гадәттән тыш хәл 15 август көнне иртүк килеп чыга. Мәскәүдән Симферопольгә очканда лайнер кошлар көтүе белән “бәрелешә”. Аларның берничәсе самолет двигателенә эләгә. Нәтиҗәдә, самолет зыян күрә.
Тик пилот югалып калмый. Самолетны Мәскәү артындагы кукуруз басуына утырта. 226 пссажирның 23 е зыян күргән. Тик бу – куркыныч җәрәхәтләр түгел, дип хәбәр итә матбугат чаралары.
Әлеге очракны 2009 елның гыйнварында Нью-Йорктагы “Гудзон могҗизасы” белән чагыштырдылар инде. Ул чагында капитан Чесли Салленбергер гадәттән тыш хәл килеп чыккан самолетны Гудзон елгасына утырткан иде.
, Бүген интернет челтәре очучы Дамир Йосыповка рәхмәт сүзләре белән шыплап тулган. Бу аңлашыла да: бүген ул 226 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы утырган самолетны кукуруз басуына утыртып, күпме кешенең гомерен саклап калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев