Логотип Идель
Белми калма

КИТАП УКЫП ГОМЕРЕҢ ОЗЫНАЯ!

Әйдә, җәй буена тузан кунып өлгергән баш миеңне бераз уйлатып ал әле: кайчан соңгы тапкыр кулыңа китап алдың? Ә хәзер тагын да катлаулырак сорау: ә кайчан аны ачып укыдың? Бик беләсең килсә, китап уку гомерне озынайта, ди! “Ничек инде китап укып гомер озынайсын?” дисеңме? 

Америка белгечләре әйтүенчә, китап укый торган кешеләр укымаучыларга караганда озаграк яши, ди. Моның өчен атнасына 210 минутны (бу – көненә ярты сәгать дигән сүз) китап укуга багышларга кирәк.

“Ничек инде китап укып гомер озынайсын?” дисеңме? Озыная ди шул менә:

1. Китап уку стрессларга бирешмәскә булыша. Күп авыруларның башында шул стресс тора бит. Ә син китап укуның бик яхшы тынычландырау чарасы булуын белә идеңме? Укыганнан соң стресс 68 % ка төшә ди! Нерв системасына китергән файдасы саф һавада йөрүгә караганда да күбрәк икән аның. 


2. Китап баш миен тонуста тотарга ярдәм итә. Китап укый торган олы яшьтәге кешеләр Альцгеймер (хәтерсезлек) авыруы белән сирәгрәк авырый. 


3. Йокы алдыннан китап уку тынычландыра. Нәтиҗәдә, иртән син йокың туеп һәм яхшы кәеф белән уянасың. 


4. Китап уку башкаларны яхшырак аңларга ярдәм итә. Кайберәүләр китап укуны чынбарлыктан качу диләр. Бәлки, күпмедер дәрәҗәдә бу сүзләр дөрестер дә. Һәр китапта яңа шәхесләр белән танышабыз, алар булып яшибез, димәк, кешенең эчке дөньясын өйрәнәбез, башкаларның син уйлаганча фикерләмәскә мөмкин булуларын аңлыйбыз.


5. Акыллы буласың килсә, китап укы. Китап күзаллауны гына киңәйтеп калмыйча, интеллектны да үстерә. Укый-укый сүзлек запасың да арта, тирә-як дөнья турында да ныграк белә башлыйсың. 




Комментарийлараә соңгы укыган китабың һәм аны ошату-ошатмавың турында язсаң, яхшы булыр иде. Ошатканын без дә укырбыз ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев