КАЗАНГА БӨТЕН ТАТАРСТАННАН ЯШЬ АРМИЯЧЕЛӘР ҖЫЕЛДЫ
19 декабрь көнне Казанның танк училищесында «Яшь армиячеләр» («Юнармия») республика җыелышы старт алды. Бөтен Татарстаннан 100 дән артык яшь армияче һәм 50 штаб җитәкчесе үткән елга йомгак ясау һәм училищеның каравыл ротасының хезмәтен үз күзләре белән күрү өчен республика башкаласына килде.
«Юнармия» төбәк хәрәкәте җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин укучыларның эшчәнлеге турында сөйләде: «Бүген бездә Татарстанда Яшь армиячеләрнең тугызынчы слеты бара. 8 ел инде без әлеге юнәлештә эшлибез, безнең бөтен республика буенча 42 меңнән артык яшь армиячебез бар. 1200 дән артык отряд төзелгән.
Ел саен без Россиянең башка төбәкләре арасында лидерлык позициясен саклыйбыз, һәвакыт беренче, икенче урыннар яулыйбыз. Узган ел 89 төбәк арасында без беренче булдык. Бүген безгә кунакка килгән егетләр училище белән танышачак», – диде ул.
Алинә Закирова, Илинә Корнилова, Зөлфия Шәвәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
Нет комментариев