Белми калма
"Яшь профессионаллар" Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты җиңүчеләре билгеле. Татарстан гомуми команда зачетында җиңде. Җиңүчеләрне "Татнефть Арена" сараенда игълан иттеләр.
Гомуми команда зачетында җиңүчеләрне "Яшь профессионаллар" берлеге генераль директоры Роберт Уразов бүләкләде. Медальләр саны буенча беренче урынга Татарстан лаек булды, икенче урынны Мәскәү шәһәре яулады, өченче урынга Мәскәү өлкәсе чыкты.
Конкурсантлар 20-24 май көннәрендә чемпионатта 92 компетенция буенча көч сынашты. Юниорлар осталыгын 48 компетенциядә күрсәтте. "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов "сантехника һәм җылыту", "столяр эше", "электромонтаж" компетенцияләрендә җиңүчеләрне бүләкләде.
Илкүләм чемпионат финалын ябу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.
Бу хакта тулырак: /tatar-inform.tatar/
Казанда узган Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты җиңүчеләре билгеле

"Яшь профессионаллар" Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты быел августта узачак дөнья чемпионаты алдыннан үзенә күрә бер репетиция булды. "Казан Экспо" бинасы да, җиһаз-җайланмалар, коммуникацияләр дә сынап каралды.
Бу хакта тулырак: /tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев