Белми калма
КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ - РЕСТОРАННАР
Бу уку елында Казан мәктәпләрендә 38 яңа ресторан ачылачак. 36 ресторан – капиталь ремонт ясалган мәктәп ашханәләре, ә 2 ресторан яңа мәктәпләр өчен әзерләнгән.
Утырып ашау өчен урыннар саны 7 меңгә кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә шәһәр мериясе.
Мәктәп ашханәләрен ресторанга “әйләндерер” өчен Казан бюджеты 170 млн. сум, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 19,4 млн. сум күләмендә акча бүлеп биргән.
Рестораннар өчен яңа җиһазлар, савыт-саба, хезмәткәрләргә махсус киемнәр алынган. Шуңа өстәп, кайбер рестораннарның дизайны мәктәпнең юнәлешенә нигезләнгән булачак. Мәсәлән, 48нче мәктәптә укучылар татар милли бизәкләре белән бизәлгән ресторанда тукланачак. 93нче мәктәпнең ресторанында исә рус милли үрнәкләре чагылыш табачак.
Сентябрь аеннан меню да әти-әниләрнең һәм укучыларның теләк-тәкъдимнәрен күз уңында тотып әзерләнәчәк.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев