ФИЛОЛОГИЯ һәм МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ БАШЛАНДЫ
Бу елны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 48 юнәлеш буенча укырга кереп булачак, шуларның 30ы – бакалавр программасы, күбесендә бушлай уку мөмкинлеге каралган.
Укырга керер өчен документларны 25 июльгә кадәр тапшырырга кирәк, ләкин кайбер юнәлешләргә өстәмә керү имтиханы (татар теле, музыка һәм рәсем) тапшыру мәҗбүри. Әлеге юшәлешләргә исә документларны 15 июльгә кадәр генә кабул итәләр.
Студентлар өчен иң кызыклы һәм конкурентлы юнәлешләр дип шушы 3 юнәлешне аерып була:
– Татар филологиясе: татар теле һәм әдәбият, журналистика;
– Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр;
– Нәшрият эше. Мәгълүмати мохит дизайны һ.б.
«Әлеге юнәлешләрнең һәрберсендә 20 гә якын бюджет урын каралган. Сайтта әлеге мәгълүмат бирелмәскә мөмкин. Чынлыкта, бу юнәлешләрдә ТР Рәисе гранты буенча бушлай уку мөмкинлеге бар», – диде институт директоры, Рәдиф Җамалетдинов.
Шулай ук абитуриентлар һәм әти-әниләр институтка экскурсиягә килә ала. Татарстан урамы 2нче йортта урнашкан Филология һәм мәдәниятара баганышлар институты кунаклар каршы алырга әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 февраля 2026 - 08:30
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
-
5 февраля 2026 - 11:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНӘ СТАРТ БИРДЕ
-
4 февраля 2026 - 16:22
«ӘЙТ» ШОУ-КОНФЕРЕНЦИЯСЕ: ПРОЕКТТА 1700ДӘН АРТЫК ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫ КАТНАШТЫ
-
4 февраля 2026 - 11:44
ТАТАРСТАНДА УКЫТУЧЫЛАР ҖИТМӘВЕН ПЕДКЛАССЛАР АЧУ БЕЛӘН ХӘЛ ИТӘЧӘКЛӘР
Нет комментариев