Белми калма
Булачак Чайковскийлар өчен музыкаль бәйге уза
Син фортепиано, скрипка, вилончельдә уйныйсың яки җырлыйсың? Димәк, сиңа яшь музыкантлар өчен үткәрелгән П.И. Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурсның республика этабында катнашырга кирәк.
Әлеге бәйге балалар музыка мәктәпләре укучылары арасында үткәрелә. Төп максат – рус композиторының мирасын популярлаштыру һәм сәләтле яшьләрне барлау.
Конкурс читтән торып уздырыла. Анда фортепиано, скрипка, вилончель, соло, тынлы уен кораллары номинацияләре буенча уза. Укучылар үзләренең уен коралларында уйнаган яки җырлаган вакытта төшкән видеоязмаларын 11нче мартка кадәр ceninnovat@yandex.ru адресына җибәрә ала.
Әлеге видеоязмаларга П.И. Чайковский исемендәге 1нче номерлы Балалар музыка мәктәбендә 27 март көнне бәя бирәчәкләр. Жюри әгъзалары арасында Н. Г. Җиһанов һәм Ә.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучылары бар.
Бәйгенең лауреатларына җиңүче грамотасы тапшырыла. Төп бүләк – 25-27 июньдә Мәскәү яки Санкт-Петербург шәһәрендә узачак финал этабындагы тыңлауларда катнашу.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Элемтә өчен телефон: 293-02-91 (Марина Людвиговна Гейст).
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев