Логотип Идель
Белми калма

ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә җәмгыять белеме фәне 9-11 нче сыйныфларда гына укытылачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр иткән.

«Без җәмгыять белеме программасына үзгәрешләр керттек: 1 сентябрьдән әлеге фән 9-11 нче сыйныфларда гына кала», – дигән министр.

Кравцов сүзләренчә, җәмгыять белеме буенча әзерләнгән яңа бердәм дәүләт дәреслекләре тарих, әдәбият һәм география фәннәре белән тыгызрак бәйләнештә булачак.

9 һәм 10 нчы сыйныф укучылары яңа җәмгыять белеме дәреслекләрен 2026 елда ук алачак. Ә 11 нче сыйныфлар өчен яңа дәреслекләр 2027 елның сентябреннән кулланыла башлаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев