9 СЫЙНЫФЛАР ИМТИХАННЫ ҮЗ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТАПШЫРАЧАК?
Россия мәгариф министрлыгыннан әнә шундый яңалык килеп төште. Тулырак безнең язмада.
Ә 11ләр кайда ташыра?
Яңалыкта: “9 сыйныф укучылары ТДИ (ОГЭ)ны үз мәктәпләрендә тапшырачак, - диелгән, - бу яңалык 11нче сыйныфны тәмамлаучыларга әлегә кагылмый”
Билгеле сәбәпләр аркасында мәгариф министрлыгы шундый карар кабул иткән. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар кайсы мәктәптә белем алган булсалар, имтиханны да шунда тапшырачаклар. Ә менә БДИ (ЕГЭ) буенча әлегә яңалыклар юк.
Искә төшерик
Моңа кадәр мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев: “9 сыйныф укучылары быел ике генә фәннән (рус теле һәм математика) имтихан тапшырачак”, - дип хәбәр иткән иде. Бу - сайлау фәннәре буенча имтиханнар булмый дигән сүз.
ТДИның төп дулкыны 8 июньнән 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Россия өлкәләрендә мәктәпләр математика һәм рус теле буенча имтихан тапшыруның төп һәм резерв көннәрен шушы период кысаларында үзләре билгели алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев