2023 ЕЛДА ТР ЯШЬЛӘР ХӨКҮМӘТЕ ҮЗ ПРОЕКТЛАРЫНА 4 МЛН СУМНАН АРТЫК ГРАНТ ОТКАН
2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Яшьләр хөкүмәте төрле юнәлештәге биш проектны гамәлгә ашырган. Аның составындагы киңәшчеләр 160ка якын чарада катнашкан, республика министрлыклары һәм ведомстволары каршындагы Иҗтимагый советларның актив әгъзалары булганнар, шулай ук үз идеяләренә 4 млн сумнан артык грант җәлеп иткәннәр. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова хәбәр итте.
Яшьләр хөкүмәте әгъзалары спортны үстерүгә дә зур игътибар бирә. Әйтик, аларның күпчелеге ГТО нормативларын үзләре дә тапшырган. «Сәламәтлекләре мөмкинлек биргән Яшьләр хөкүмәтенең барлык әгъзасы да “отличие” билгесенә нормативлар үтәде. Бу яшьләрнең спортны яратуын һәм аның белән кызыксынуын күрсәтә», – ди Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
-
29 июня 2026 - 16:07
ТАТАРСТАН УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ ТҮЛӘҮЛЕ УРЫННАРГА КАБУЛ ИТҮНЕ ИКЕ ТАПКЫРГА ДИЯРЛЕК КИМЕТКӘН
Нет комментариев