“КАРДА ЯТКАН АЛМАЛАР”: ТӘМЛЕ ПИРОГ РЕЦЕПТЫ
Алмаларны кая куярга белмәсәгез, авызда эреп китә торган пирог рецепты тәкъдим итәбез. Көн дә ашасагыз да туймаячаксыз!
Нәрсәләр кирәк булачак?
Алма – 1 кг.
Камыр өчен:
Он – 1,5 стакан.
Каймак (сметана) – 0,5 стакан;
Атланмай (сливочное масло) – 150 г;
Сода – 1 чәй кашыгы;
Крем өчен:
- Каймак – 1 стакан;
- Йомырка – 1 шт;
- Шикәр комы – 1-1,5 стакан;
- Он – 2 аш кашыгы.
Ничек итеп әзерлибез?
1. Алмаларны чистартабыз, юка итеп турыйбыз.Аннан өстенә кайнар су агызабыз.
2. Майны эретәбез, суынганын көтәбез. Һәм башка әйберләр белән бутыйбыз. Соданы уксус белән сүндерәбез, аннан камырны 30 минутка суыткычка алып куябыз.
3. Крем өчен кирәк булган әйберләрне бергә кушып болгатабыз.
4. Алманың суын түгәбез. Май сыланган табага камырны кул белән җәеп салабыз. Тигез итеп алмаларны тезәбез. Өстенә кремны агызабыз.
5. 190 градус җылылыктагы мичтә 50 минут дәвамында пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
Нет комментариев