Логотип Идель
Афиша

"КӨТЕЛМӘГӘН КУНАК" СЕРИАЛЫ: ПРЕМЬЕРА

Хәтерлисезме, кечкенәдән ук театр турында гел ишетә идек. Театр яктылыкка, нурга илтә диләр иде... Вакыт бик тиз уза, замана үзгәрә, кешенең дә тормышка карашы көннән-көн алмашып тора. Бүгенге көндә театр бәйрәм булып калды, ә менә фильмнар, сериаллар сиздермичә генә тормышыбызга кереп китеп, түрдәге урыннарны алдылар. Бик күп режиссерлар һәм сценаристлар еллар дәверендә татар фильмнарын булдырыр өчен көч куя. Кино бит ул үзе бер тылсымлы дөнья сыман: андагы хәлләр дә безгә, гади кешегә, ниндидер әһәмиятле әдәби әсәр кебек тоела, кешеләр дә чынлыкта бездән аерылып тора. Әмма бу дөнья һәркемне кызыктырып, үзенә чакырып тора бит. Татар фильмының ничек төшерелгәнен, артистларның ничек сайланганнарын һәм бу кызыклы процессның үзенчелекләре турында беләсегез киләме?

22 сентябрь көнне “ТНВ” каналында “Көтелмәгән кунак” сериалының премьерасы булачак. Режиссер Нурания Җәмәли сериалның исеме турында сорау биргәч, премьерага кадәр тамашачыларга бар серләрен дә ачмаска булды. “Көтелмәгән кунак – ул бит бер дә көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыга торган кеше,”- ди ул. Сериал гомумән тормыш турында төшерелгән, сценарийның нигезендә – өч гади гаилә. Тормышта да бер гаилә эчендә берничә проблема туарга мөмкин, бу сериалда да нәкъ менә шундый гади проблемалар күтәрелә. Шулай ук, сценарий авторы Халисә Ширмән сүзләренчә, сериалның төп идеяләренең берсе – пенсиягә чыккан өлкәннәр үз-үзләрен югалтырга тиеш түгел (юк, пенсия реформасына кагылышты түгел!:)

Яшерен түгел, татар телендә төшерелгән сериалга карата халыкта сораулар бик күп туа. Кайда? Кайчан? Ничек? Дөресен әйтик, детальләр никадәр күбрәк булса, шулкадәр кызыграк кебек тоела бит сериал. Беләм, сез дә килешәсез, шуңа күрә менә җаваплар. Сериал җәй буе төшерелә, шул ук вакытта өлешләп монтажланып та бара. Төшерелү урыннары: Казан һәм шәһәргә якын районнар. Кайбер сәхнәләрне хәтта сериалны булдыручыларның үз өйләрендә һәм туганнарында да төшерәләр!

Миңа калса, сериал турында инде шактый мәгълүмат белән таныштыгыз, ә хәзер артистлар составы турында да сөйләшсәк була. Төп рольләрне Г. Камал театрының талантлы артистлары башкара. Алар арасында Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Ришат Әхмәдуллин. Дания Нуруллина сүзләренчә, кинода төшү өчен аерым бер сәләт кирәк. “Без бит театрда ялгышып китсәк, кире кайтарып, яңадан шул ук мизгелен уйный алмыйбыз, ә кино төшергәндә, шунысы уңайлы. Әмма сүзләрем бик күп иде, аларны оныткан чаклар шактый булды. Көне эссе, камералар инде яздыра, ә без көләбез – сериалны төшерү шуңа күрә дә ниндидер бик күңелле уен кебек иде миңа,”- ди Дания Нуруллина.

Сценарий язганда ук, кайсы рольнең нинди артистка биреләчәген уйлыйлар икән. Кинода бит тормышта кебек, геройның язмышын чагылдыра белергә кирәк, ул булып яши белүе мөһим.

Сериал бары тик 5 сериядән тора, һәр шимбә көнне аларның барысын да “ТНВ” каналында карап була. Рольләрне башкарган артистлар әле үзләре дә сериалны карамаганнар, шуңа күрә премьераны тамашачылар кебек үк сабырсызлык белән көтәләр.

Сериал өстендә эшләүчеләр үзләре бер гаилә кебек. Бер-берсен инде күптәннән якыннан таныган, төрле табигать шартларында эшләп караган кешеләрне сәнгатькә карата чын мәхәббәт берләштерә. Ә бергә җыелганда, алар махсус “Көтелмәгән кунак” өчен язылган җырны җырлыйлар. Менә шундый “кино-гаилә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев