Логотип Идель
Афиша

50 ЕЛГА СУЗЫЛГАН "КӨЙ"

Быел Казан федераль университетының Татар халык хорының 50 еллык һәм аның җитәкчесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллинның 75 яшьлек юбилее.

Әйтергә кирәк, күп кенә танылган кешеләр – хәзерге галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар – һәммәсе дә студент чорларында Ирнис Рәхимуллин мәктәбен узган.


Хор - ул олы мәктәп


Ирнис абый бик гади, аралашучан, эчкерсез һәм тыйнак холыклы, яшьләр кебек җитез кеше. Ул туктаусыз эш дәрте белән яна. Ирнис абый 1970-1985 елларда Казан Дәүләт Консерваториясенең хор дирижерлыгы кафедрасында укыта. Ә 1975 елдан 2002 елга кадәр М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театрында баш хормейстер булып эшли. 1967 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Казан федераль университетында Татар халык хорын җитәкли. Шул вакыт эчендә мәгърифәтче музыкант булып танылган Ирнис абый йөзләгән сәләтле егет-кызларга музыка серләрен ачып, аларга канат куя! Ирнис Рәхимуллин канаты астында тәрбияләнгән хорчылар арасында танылган балалар шагыйре Роберт Миңнуллин, филология фәннәре докторлары Фәрит Бәширов, Хәлил Сәлимов, язучы Алмаз Гыймадиев, журналист Илдар Кыямов, Исмәгыйл Шәрәфиев, Данил Гыйниятов бар. Татар Халык хоры Казан һәм Татарстан тамашачысын гына түгел, Вильнюс, Рига, Алма-ата, Ленинград, Уфа, Әстерхан татарларына да куандырып, концертлар куйган.

Юбилей


Татар халык хорының юбилей концертына килгәндә, аны зурлап, матур итеп оештырырга ниятлиләр. Зал мәсьәләсендә, Ирнис абыйның фикере үзгәрешсез кала: университетның актлар залындагы акустиканы башка бер зал белән дә чагыштырып булмый икән. «Тере акустикалы зал Казанда берәү генә, нәкъ менә безнең университетта гына калды дип әйтергә була хәтта», – ди Ирнис Рәхимуллин. Ә программада татар, рус җырлары урын алган. Җырчылар латинча да инде күпләребез онытып бара торган җырларны да башкарачак. Араларында Ирнис Рәхимуллин эшкәртүендәге татар халык җырлары тезмәләре, автор әсәрләре шактый.

Моны шәхсән килеп, күреп, тыңлап кайтырга гына кирәк!



Кайчан: 22 апрель, сәг. 16:00
Концертмейстер: Венера Бакиева.
Урыны: КФУның төп бинасы
Керү ирекле
Хор турында берничә кызыклы факт:
1. 1967 елда хорның беренче концертында «Салкын чишмә»җырын хор белән берлектә солист буларак яшь җырчы, Казан Дәүләт консерваториясенең 2нче курс студенты Зилә Сөнгатуллина башкара

2. Хор каршында «Хәят», «Сер», «Былбыл» вокаль ансамбльләре эшләп килә.

3. Ирнис Рәхимуллин 60 еллардан башлап, бүгенгәчә һәвәскәрләр белән эшли. Ә опера театрыннан соң бары тик һәвәскәрләр белән генә 15 ел дәвамында эшләп килә.

4. Ирнис абыйның яраткан шөгыле – көйләрне һәм җырларны һәвәскәрләр өчен эшкәртү.

5. 2012 елда Татарстан китап нәшриятында Ирнис Рәхимуллин эшкәртүендәге «Җырланмаган әле безнең җыр» җыентыгы дөнья күрде.

Зилә Мөбәракшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев