Логотип Идель
Ачыш

«ҮЗ ЮЛЫҢНЫ САЙЛА!»

Тормышының нинди булуын һәркем үзе сайлый. «Үз юлыңны сайла!» дигән сүзләрне яшьләргә бик еш әйтәләр. Һәм аларның асылында күп очракта начар гадәтләрдән башка, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше булган юлны сайларга кирәк дигән мәгънә ята. Ә бу ялларда әлеге сүзләрне дистәләгән, йөзләгән малайлар һәм кызлар ишетте.

9 сентябрь көнне Казанның «Крылья Советов» паркында «Үз юлыңны сайла!» дигән наркотикларга каршы профилактик акция узды. Бу көнне әлеге чара белән бергә «Негонки» велоклубының «Обгоняй-ка» ярышлары да узды. Сәламәт яшәү рәвеше, наркотикларга һәм аны таратучыларга тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән чарада наркотизация профилактикасы һәм наркотиклар белән бәйле җинаятьләргә каршы тору турында сөйләделәр.

– Мондый акцияне без инде икенче ел рәттән уздырабыз. Аның ярдәмендә балаларга һәм әти-әниләренә сәламәт тормыш рәвешен алып барырга өндибез. Чарабызның исеме дә «Үз юлыңны сайла!», дип атала. Шуңа иң беренче чиратта, дөрес юлны сайларга кирәк. Мөмкинлекләр күп: фән, спорт, иҗат... Иң мөһиме шунда: бу шөгыльләр берсе дә начар гадәтләргә илтмәсен иде, – дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең өлкән оператив хезмәткәре, полиция подполковнигы Светлана Крылова.

Белгеч сүзләренә караганда, хәзерге вакытта синтетик наркотиклар еш тарала. «Элек классик наркотиклар гына булса, хәзер бик күп төрләре чыга. Мисал өчен, дизайнер наркотиклары пәйда булды. Анда наркотик матдәнең формуласы аз гына үзгәрә дә, башка матдә барлыкка килә. Элеккеге классик наркотиклардан күпкә агулырак булган наркотиклар чыга. Җитмәсә, тарату ысуллары да үзгәрде. Әгәр элек аларны кулдан-кулга таратсалар, хәзер сатучы сатып алучыны күрми. Куркынычы шунда: интернетка чыгу мөмкинлеге булган һәркем наркотик сатып алырга мөмкин. Җитмәсә, кайбер балигъ булмаганнар да наркотиклар сатып алып, закладчик булып эшли башлый. Алар интернетта үзләрен беркем дә күрми, таба алмаячак, дип саный. Тик бу алай түгел. Мисал өчен, былтыр шундый кыңгыр эш белән шөгыльләнгән Әлмәт яшьләренең берсен 1,5 елга колониягә, икенчесен 3 елга озаттылар», – ди белгеч.





Чарада малайлар һәм кызларга наркотиклар белән бәйле җинаятьләр кылган кешеләрне ничек тоткарлаганнарын, үз сумкасында наркотиклар йөрткән кешене махсус өйрәтелгән этләрнең ничек тиз итеп тотканын күрсәттеләр. Дүрт аяклы бу җанварлар дус кына түгел, чын мәгънәсендә полиция хезмәткәрләренә дә әверелгән. Ник дигәндә, 4-5 кешедән алар наркотиклары (чарада наркотикка охшаш имитатор кулланылды) булган кешене шунда ук табуын күрсәтте. Этләр аны ис буенча эзли. Хәтта сумкадан наркотик маддә имитаторы алынгач та, исе калгач, аны эт барыбер таба икән.

– Мин бу чыгышларны карагач, шуны белдем: әгәр кешенең кесәсендә, сумкасында наркотик бар икән, эт аны шунда ук эзләп таба. Исе генә калса да, сизә ул аны. Безнең мәктәптә дә сыйныф сәгатьләре турында начар гадәтләр турында сөйләшәбез. Чипсы, сагыз кебек зарарлы ризыклар, наркотиклар кулланырга ярамаганлыгын беләбез. Әгәр миңа наркотик тәкъдим итсәләр, мин алардан баш тартачакмын. Чөнки аларны куллансаң, сиңа үлүеңә, машина бәрүенә дә барыбер булачак. Син нормаль кеше булмаячаксың. Мин наркотиклардан башка яшәргә телим, – ди Казанның 72нче мәктәбе 3нче сыйныф укучысы Дима Кулаев.

Наркотикларга каршы чара белән беррәттән балалар өчен «Обгоняй-ка» ярышлары да узды. Анда 2 яшькә кадәрге катнашучылар беговелда узышты, 2-14 яшьлекләр – велосипедларда. Шулай ук велосипедны фигуралы итеп йөрттеләр. Конкурс, викторина, аниматорлар белән уеннар да читтә калмады.

– Балаларым әлеге узышларда икенче ел катнаша. Егорга 5 яшь булса, Варяга – 10. Улым үзенең яшь категориясендә икенче урын алды. Без балаларга мондый ярышларда катнашырга тәкъдим итәбез, алар моны үзләре алдырып ала. Мондый ярышлар, беренче чиратта, балаларда чыдамлылык, максатчанлыкны тәрбияли. Физик йөкләмәләр бик файдалы. Велоспорт, гомумән, спорт белән шөгыльләнү – балаларның ялын нәтиҗәле итеп уздыру ул. Әгәр буш вакытны кызыклы итеп уздырсаң, башка юк-барга, иначар гадәтләргә вакыт та, теләк тә уянмый, – ди ике бала әтисе Максим Смирнов.

Яшь чактан ук балага сәламәт яшәү рәвешен алып баруга өндәү мөһим. Әгәр ул моңа ияләшсә, наркотиклар белән бер юлдан бармавын аңлап үсә. Ул үз-үзенә үк: «Ник әле акыллы, сәламәт кеше үзен агулап, кемгәдер акча эшләү өчен үзен корбан итәргә тиеш, ди?!» кебек сорау бирәчәк. Наркотикларга каршы кешенең аңында шундый «вакцина» булса, начар гадәтләргә урын булмаячак.




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев