ТЕШ АВЫРТСА НИШЛӘРГӘ???
Теш авыртса нишләргә: уку да, мәхәббәт тә онытыла, братлар! Татлы кәнфит, кремлы торт, салкын баллы су, шашлык, кайнар тавык шулпасы – тешең сызласа, боларның барысы да сине читләтеп уза. Үзең дә “күрмәгән, белмәгән” ниндидер тешнең бертуктаусыз сызлап торуы үзәккә үтә, бераздан баш авырта, ачу килә башлый. Әллә авыртудан, әллә берни дә эшли алмаганлыктан күзгә яшь тыгыла. Ике куллап сызлаган теш тирәсен тотып утырудан кала берни эшләп булмый. Хет шунда бар дөньясы мәтәлеп китсен – барыбер!
Башта бары бер сорау: “Нишләргә?” Сорау гади тоелса да, җавабын табу бик кыен. Бу эштә безгә табиб-стоматолог Латыпова Нурия Исламовна ярдәм итте.
Теш ник сызлый?
Теш сызлау турында этеннән алып бетенә кадәр һәркем белә. Кеше теш сызлау белән 6 айлык чактан башлап, картлык көннәренә кадәр очрашып тора. Моның сәбәпләре берничә булырга мөмкин:
- кариес
- пульпит
- периодонтит
- гранулема
Һәрберсе кеше сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра һәм бары тик табиблар тарафыннан гына дәвалана ала.
Нурия Исламовна әйтүенчә, күпләребезнең тешләре кариес аркасында сызлый. “Кариесның дүрт баскычы бар. Беренче баскычта тештә кара тап барлыкка килә һәм тешнең каты тышчасы эмаль ашала. Икенче-өченче баскычта тап тирәнәеп, тешнең үзәгенә таба үтеп керә, ризык валчыклары “яра”га кереп тула башлый, нәтиҗәдә теш салкын-кайнар, баллы-балсыз, тозлы һәм борычлыны тоя башлый. Соңгы баскычка җиткәч, авырулар безнең янга килә. Периодонтит вакытында әкренләп тешнең нервасы үлә һәм тамыры какшый. Бу авыру теш төшүгә китерә. Ә гранулема вакытында теш тамыры астына үлек җыела. Анысы бигрәк тә куркыныч авыру.”
Тешем сызлый. Нишләргә?
Мондый очракта бары бер генә чара – табибка күренү, ашыгыч рәвештә табибка күренү. Ә теш төнлә сызлый башласа? Иртәнгегә “кадәр исән калу” мөмкинме? Теш гади яра түгел, аңа Үги ана яфрагы куеп булмый шул. Шулай да авыруга каршы көрәштә бар нәрсә булышачак.
Беренчедән, әлбәттә, авыртуны баса торган дарулар эчеп куярга мөмкин.
Икенчедән, әби-бабайлардан калган чара – бер стакан җылы суга 1 бал кашыгы сода салып, шул төнәтмә белән чайкарга була.
Өченчедән, җылы компресс куймаска!
Шушы кагыйдәләр үтәлгән очракта, иртәнгегә кадәр исән калачаксың. Ә аннан соң калганын табиб карарга итеш.
Тешләр сәламәт булсын өчен:
Нурия Исламовна: “Чынлыкта, тешләрне тәртиптә тоту бик җиңел. Бу кагыйдәне без кечкенәдән беләбез һәм йөз кат ишеткәнебез бар. Тешләрең сау-сәламәт булсын дисәң, иртә-кич ким игәндә 2-3 минут дәвамында чистартырга кирәк. Паста ярдәмендә теш юу бактерияләрнең 60%ыннан арынырга ярдәм итә. Авыз куышлыгында микроблар калмасын өчен, авызны төрле төнәтмәләр белән чайкарга була. Елга ким дигәндә ике тапкыр теш табибына күренү мәҗбүри! Тешләрең сызламаса да, табиб янына барып кайтырга кирәк. Кариес булмасын дисәң, кайнардан соң салкын, ә салкыннан соң кайнар әйбер ашама. Температурадагы каршылык эмальны какшата һәм тешләр уылучанга әйләнергә мөмкин. Шушы кагыйдәләр үтәлгәндә, һәркем сәламәт булачак.”
Елмаерга оялам.
Фотога төшкәндә син дә авыз тутырып елмаймыйсың, дусларың мәзәк сөйләгәндә авызыңны каплап көләсеңме? Беләм: син тешләреңне күрсәтергә ояласың, тип-тигез, энҗе кебек ап-ак тешләр бары кино артистларында гына була һәм сиңа гомер буе шул кыек тешләр белән яшәргә кирәк дип уйлыйсың. Бу дөрестән дә шулаймы?
Нурия Исламовна: “Дөресен генә әйткәндә, андый идеаль тешләр табигатьтә бик, бик, бик сирәк очрый. Артистлар да тешләрен ясата, кыекны тигезли, сары тешне агарта. Бүгенге көндә тешләрне тигезләүнең күп ысуллары бар. Иң киң таралганнары, әлбәттә, брекетлар. Икенче урында – теш артына беркетелә торган пластина. Өченче урында – аңкауга беркетелә торган салдырма пластина. Кайсы ысулны сайлау авыруның теләгеннән һәм кесә калынлыгыннан гына тора. Тик брекет кидем дә, теш тигезләнде түгел. Теш тигезләү аппараты кидерү алдыннан барлык тешләрен тикшерәләр, авыруларын дәвалыйлар, казнаны үлчиләр. Теш казнасы кечкенә булганда, тешләр я берсе өстенә берсе менә, я казнаны алга таба сузып китерә. Мондый очракта сәламәт тешне алып, башкаларына урын әзерлиләр, аннары гына аппарат кидерәләр. Кыскасы, кыек тешләрне тигезләү – мөмкин эш.
Ә агарту мәсьәләсенә килгәндә, кирәкле дип саныйм. Тик һәр нәрсәдә чама хисен белергә кирәк. Бер тапкырда тешләрне 2, күп дигәндә 3 тонга гына агартырга ярый. Калганы зыянга гына булырга мөмкин.”
Шунысы кызыклы: табиблар сары тешләрне акларга караганда ныграк дип саный. Димәк, тешләрнең ак булмавы әллә ни зур проблема түгел икән. Иң мөһиме – үзеңне ничек бар шулай кабул итәргә өйрән, һәм тешләреңне карап, саклап йөр.
Айгөл Абдрахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев