Логотип Идель
Ачыш

МӘКТӘПЛӘРГӘ КИЛӘЧӘК КИЛДЕ: WI-FI, GPS ҺӘМ РОБОТЛАР

Мәктәп формасын үтүкләп кую, бантик/галстуклар әзерләү, чәчәк бәйләмен онытмау – болар барысы да 1 сентябрьгә эшләнергә тиешле эшләр рәтендә. Әгәр син боларның барысын да үзең башкарып чыга алсаң, калган 47 363 укучы өчен аларны әти-әнисе эшләячәк. Безнең республикада шуның кадәр бала быел мәктәп бусагасын атлап керә.

Белем бәйрәме дигәннән, сизәсеңдер (ә бәлки бу шулай тиеш кебек тоеладыр) мәктәпләр елдан-ел заманчалаша бара. Мәсәлән, без укыган вакытта wi-fiның нәрсә икәнлеген дә белми идек. Интернетка кереп чыгар өчен, информатика кабинеты төбен сакларга кирәк иде. Ә хәзер – һәр мәктәптә wi-fi, проекторлар, интерактив такталар һәм башкалар бар.

Тик Татарстан моның белән генә туктап калырга җыенмый. Фильмнардагы мәңге чынга ашмас булып тоелган технологияләр дә безнең мәктәпләргә дә әкренләп үтеп керә. Без 2017-2018 уку елында һәм киләчәктә безнең мәктәпләрне нәрсә көтәчәге турында хәбәр итәбез.

Робот-укытучы


Бер ел элек КФУның IT-лицеенда пәйда булган Ева роботының даны бөтен илгә таралды. Бу мәгълүмат үзе генә ни тора бит: дәресне укытучы түгел, ә ниндидер «тимер тавы» уздырсын инде, ә?

2017-2018 уку елында IT-лицеенда икенче буын робот пәйда булачак. Аны укытучылар шаяртып «Терминатор 2», дип йөртә. Бу робот кеше йөзләрен таный һәм эмоцияләрне сизә. Хәзер ул класстагы укытучылар артыннан күзәтә ала. Димәк, кемнән күчергәнеңне дә беләчәк дигән сүз :)

Голограммалы парталар


Мөгаен, киләчәктә смартфон яки планшетлар аркылы берьюлы берничә укучыдан мәгълүматны тактага теркәп барып булачак.



Инде бүген үк Россиядә җитештерелгән өстәмә чынбарлык булган (дополненная реальность) голографик өстәлләр бар. Мондый җиһазларның өстендә күләмле рәсемнәр – голограммалар пәйда була. 3D-экраннан аермалы буларак, аны төрле яктан карарга мөмкин. Бу – «Звездные войны» фильмындагы кебек. Мондый голограммаларда Җир шарының магнит кырын яки электрик двигательле автомобилен карап була.

Өстәмә чынбарлыкны сыйдырган күзлекләр


Мондый күзлекләр әлегә музейларда гына бар. Ләкин якын киләчәктә мәктәпләрдә барлыкка килергә мөмкин. Алар укытучыларга сценарий буенча белем бирү проектларын булдырырга мөмкин итәчәк. Аның ярдәмендә укучылар кулларына бик кечкенә атомны да, хәтта гигант планетларны да тотып карый алачак.

Казанда мондый заманча технологияне инде быелгы уку елында ук сынап карап булачак. Ту-144 самолеты эчендә музей ачылгач, мондый мөмкинлек тә туачак. Анда һәркем тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган самолетның двигателен сүтеп яки җыеп карый алачак.



Хәзергә өстәмә чынбарлык технологияләрен бары тик смартфоннар өчен һәм аларны кушымталарда гына кулланып була. Яңа уку елыннан мәктәпләргә астрономия кире кайта. Өстәмә чынбарлык функциясе ярдәмендә, махсус кушымта йөкләп, укучылар төнге күктә йолдызлыкларны таба алачак.

GPS-маячогы булган мәктәп формасы


Хәзер барлык мәктәпләрдә диярлек турникетлар урнаштырылган. Аның аша укучы бары тик махсус электрон картасын куеп кына мәктәпкә керә ала. Бу ысул укучының мәктәптә нәрсә ашавын, аның дәрес калдырмавын күзәтеп барырга булыша.

Тик әлегә бу система мәктәптән тыш укучының нәрсә белән шөгыльләнгәнен күзәтергә мөмкинлек бирми. Шуңа хәзер GPS-маячогы булган мәктәп формасын алып була. Ул реаль вакыт режимында укучының кайда икәнлеген хәбәр итеп тора. Мәктәптәме ул, гараж артындамы яки кибеттә – хәзер бар мәгълүмат уч төбендә генә.


3D-принтерлар


Бу технология белән хәзер беркемне дә шаккаттырып булмый. Мисал өчен, Казанда мондый принтерларда укучылар роботлар өчен детальләр чыгарта, ә тәнәфес вакытында – үзләренең смартфоннары өчен чехоллар. Схемаларны интернеттан алып була.

Мондый физик модельләр балаларда абстракт фикер йөртүне арттыра. Мисал өчен, молекула структурасының 3D моделен чыгартсаң, укучылар аны яхшырак аңлый.


Электрон диплом һәм аттестатлар


Якын киләчәктә цифрлы дипломнар һәм аттестатлар пәйда булачак. Анда синең уку һәм эш урыннарың турында барлык мәгълүмат тупланачак. Анда энәсеннән җебенә кадәр барысы да була: нинди белем бирү программалары узганын , имтиханнар, тестларыңны, хәтта сине укыткан барлык укытучыларны да!

***

Быелгы уку елында Татарстанда 4511 урынга исәпләнгән алты мәктәп ачыла. Аларның икесе – Казанда, берәр мәктәп – Яр Чаллыда, Чүпрәле, Биектау районнарында, Арчада.

Чыганак: “Город” газетасы мәгълүматлары кулланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев