Логотип Идель
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ»: ТЕКСТ НОМИНАЦИЯСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

ЗАКИРОВА АДИЛӘ 1 НЧЕ УРЫН ИНША

19 ноября 2021, 09:43
516
0
0

Газчы һәм ...гармунчы булып эшләү авырмы?

     

Бүгенге көндә конкурсларның  ниндие генә юк, саный башласаң исәбенә дә чыга алмассың дип уйлыйм мин кайвакыт. Шулар арасында, 2017 нче елдан башлап гаиләбез белән көтеп ала һәм ел саен катнаша торганы, әлбәттә инде “Ялкын ” журналы уздыра торган “Яшәү чыганагы – газ ”бәйгесе.

Үзебез яшәгән Зур Сәрдек авыл җирлегенә керүче авылларның берсе булган Аш-Буҗи авылында газчы булып эшләүче Закиров Рафаэль абый турында  күптән язасым килеп  йөри иде, менә, ниһаять, сәбәбе дә табылды. Конкурс игълан ителгән көннән үк мин аның белән элемтәгә кердем. Ул бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты.

Закиров Рафаэлъ Васыйл улы 1962 нче елның 13 нче апрелендә Кукмара районы Аш-Буҗи авылында туа. Зур Сәрдек урта мәктәбен тәмамлаганнан соң , армия сафларына алына. Якутиядә хезмәт итә.  1987 нче елдан колхозда  инженер-механик һәм Зур Сәрдек мәдәният йортында ярты штатта аккомпониатр, ягъни гармунчы булып эшли башлый. Бу еллар газлаштыру еллары була, барлык якын-тирә авылларга зәңгәр ягулык тоташтырыла.  Шулвакыт аңа районнан газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау слесаре булып, газ өлкәсенә күчәргә тәкъдим итәләр. Рафаэль абый бик теләп ризалаша,  белем үзләштерү өчен курсларда укып кайта. Газчы буларак аның хезмәте 1995 нче елның февраленнән башланып китә. Бүгенге көндә “Газпром Трансгаз Казан”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Балтачгаз” эксплуатация-җитештерү идарәсе Кукмара районы газ хезмәтендә газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау слесаре булып эшли.  Хәзер 3 авылга хезмәт күрсәтсә, эшли башлаган елларында берүзе меңнән артык хуҗалыгы булган 6 авылга газчы булып йөри.                                                              -   Бик авыр чаклар бар иде, үземнең дә өйрәнеп кенә килгән вакытлар,  чөнки әле тәҗрибә дә юк, ә безнең эш төгәллекне һәм җаваплылыкны таләп итә. Елга бер мәртәбә һәр хуҗалыкка кереп техник карау үткәрәбез. Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә һәрчак үтәргә кирәк. Бу кагыйдәләрне үзең белү белән генә түгел, башкаларның да һәрвакыт исенә төшереп тору мөһим, ди  Рафаэль абый.  Ел фасылының нинди булуына карамастан эше тукталып тормый аның. Көндез яки төнлә булсын ярдәм сорап  чакырган кешегә тиз арада килеп җитә ул. Кышкы салкыннарда йорт газсыз калмасын өчен, тиз арада рәтләү яки алмаштыру ысулын табабыз. Җиһазларның төзек булуы газ чыгудан саклый, мичтә газның тулысынча янып бетүе экологияне саклауда зур роль уйный,  - дип үз эше белән якыннан таныштырды. Һәр кеше табигатькә сакчыл карашта булырга тиеш! Без газ өлкәсендә эшләүчеләр дә экологияне саклуга үз өлешебезне кертәбез. “Агач утырт”, “Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе - Яшел Россия”, “Татарстанның чиста урманнары” һ.б. экологик акцияләрдә теләп катнашабыз, - диде. Эшен намус белән үтәгән кешене һәрвакыт югары бәялиләр, район хакимиятенең мактау грамотасына лаек була Рафаэль абый.

Әле кич белән клубка да эшкә барасы бар. Гармун уйнарга бик яраттым, ул эшне ташлау турында уйламадым да. Шуңа клубка баруым бәйрәмгә барган төсле иде , ди ул. Кечкенәдән үк гармун белән кызыксына, үзлегеннән уйнарга өйрәнә. Иң беренче тапкыр 3 нче класста укыганда мәктәп сәхнәсенә чыга, шуннан бирле сәхнәдән төшкәне юк, бер генә мәдәни чара да аннан башка узмый. Рафаэль абыйның мәдәният йортындагы эш стажы 34, ә газ өлкәсендә 26 ел була икән инде. РФ Халык иҗаты фестивале лауреаты, Татарстан гармунчыларының Ф.Туишев исемендәге конкурсы дипломанты, башка бик күп мактау кагазьләренә ия  гармунчы ул Рафаэль абый. Ләкин ул 2021нче елның 1 апреленнән гармунчы хезмәтеннән китә. Шулай да тальянымны алып төрле чараларда катнашам әле, - ди әңгәмәдәшем.

Хәзер инде Рафаэль абый үзенең төп эше - газчы буларак хезмәтен дәвам итә. Яңа инновацияләрне өйрәнү максатыннан төрле курсларда һәрдаим белемнәрен күтәреп тора. Әтием Алмаз да газ өлкәсендә берничә ел эшләп алды. “Эшли башлаган вакытларда киңәшләр сорап Рафаэль абыйга еш мөрәҗәгать итә идем, беркайчан, вакытым юк, димәде, һәрчак үзенең белгәннәрен өйрәтә, киңәшләрен бирә иде”,- дип мактап искә алды әтием.

Менә шундый үз бәхетен туган җирдә, үз нигезендә тапкан кеше ул Рафаэль абый. Тормыш иптәше Фирдәүсә апа, улы Рушан белән  иркен һәм матур йорт- җирләрендә яшиләр. Кызы Йолдыз ике онык бүләк иткән үзләренә. “Алар килсә, өйләр гөр килеп тора, исән-сау булыйк барыбыз да”, ди әңгәмәдәшем.

Газчы һәм гармунчы булу авыр булмадымы? Бу һөнәрләрне сайлавыгызга үкенмисезме?, - дип сорадым мин Рафаэль абыйдан.

Җиңел булды, дисәм, ышанмассыз. Авыр чаклар булса да, эшемнән тәм табып эшлим. Эшем күңелгә якын, чөнки үзем сайлап алдым бит. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дип юкка әйтмәгәннәр. Мин сезгә үз эшемне ничек яратуымны шагыйрь Рафис Корбанның “ Хезмәтем”  шигыре  белән әйтеп бирергә телим. 

Хезмәт белән үтә минем көнем.

Хезмәт мине җирдә яшәтә.

Текмәсәм дә, иген икмәсәм дә

Киендерә мине, ашата.

 

Бик җиңелдән түгел минем эшем.

Көч тә сорый, тама тирем дә.

Шушы авыр хезмәт ярдәмендә

Нык торам мин баскан җиремдә.

Эшем мине мәртәбәле итә.

Эшем – минем җирдә терәгем.

Кешеләргә эшем кирәк икән,

Минем дә бар, димәк, кирәгем.

 

 Кешеләргә кирәгеңне тою –

Шул түгелме бәхет дигәнең?!

Эшлим икән, димәк, бәхетле мин.

Бәхетнең зур – эшләп килгәне.

 

Гомер үтә, ләкин бер көн килер –

Бөтен эшем калыр өелеп,

Көчләр китәр тәннән. Эшләү түгел,

Чүп алалмам җирдән иелеп.

 

Тик җылыта мине бер матур уй.

Шул матур уй эшкә җилкетә:

Кешеләргә хезмәтләрем кала.

Эшләгәнем калса, шул җитә!

Нет комментариев