Логотип Идель
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ»: ТЕКСТ НОМИНАЦИЯСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

ВАСИЛЬЕВА ИЛЬВИНА 2 НЧЕ УРЫН ПРОЗА

24 ноября 2021, 13:47
482
0
0

Күкләр генә аны ишетмәде.

Гөлинәнең бер кайгысыз бәхетле балачагы Дәү әтисе һәм Дәү әнисе тәрбиясендә узды.  Әти-әнисе җаваплы урыннарда эшләгәнлектән, көне олылар белән үтте.

Дәү әтисе белән урманнарга йөреп, җиләк, чикләвек  җыйды. Дәү әнисе исә үзләре яши торган тирәлектә үскән барлык төр файдалы үләннәрне җыярга өйрәтте. Дәү әтисе белән миллек җыярга бару – үзе бер тарих.  Өлкәннәр үзләренчә, Гөлинәгә табигатьне яратырга, кош-кортларны рәнҗетмәскә, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр. Бигрәк тә җиләк җыеп кайтканда, ат арбасындагы хуш исле болын печәнендә йоклап кайтырга ярата иде Гөлинә. Ә өйдә чыжлап табада пешкән коймак көтә аны. Дәү әнисе пешергән коймактан, ул ясаган үлән чәеннән дә хуш исле чәйне бүтән беркайда да эчкәне булмады аның. Дәү әнисе:

- Һай кайлардан уйлап тапканнар бу газ дигәннәрен. Шалт борасың, чәең кайный, коймагың пешә, дип гел кабатларга ярата. Элегрәк учак ягып ризык пешергәннәрен искә алып та куя. Бигрәкләр дә учакны ягып җибәрә алмыйча, тилмергән балачагын исенә төшергәндә, күзләреннән яшь тамчылары тәгәри иде аның. Гөлинәнең Дәү әнисен бер дә елатасы килми шул.

- Дәү әнием, я инде, елама. Хәзер чыра да теләсе юк, краннан су агызасың да,  кабызып җибәрәсең һәм тәмле шулпа, кабартма, гөбердәп пешкән коймагың әзер, вәссаләм. Тик Дәү әнием, газны кабызгач, берүк сүндерергә оныта күрмә яме. Аннары ул аңа балалар бакчасында тәрбияче апасы өйрәткән кагыйдәләрне сөйләде. Дәү әнисенә газ никадәр генә уңайлы булса да, аның белән сак эш итәргә кирәклеген аңлатты.

- Бигрәкләр дә зиһенле шул син, балам, дип,  Дәү әнисе аның башыннан сыйпап куйды.

Беләм, кызым, беләм, әтиең белән әниең, Дәү әтиең дә гел кисәтеп кенә торалар. “Әни, берүк газны сүндерергә онытма, газ чыгып, бәла – казалар күрмик “, диләр.

- Әйдәле, кызым, чәйнекне куеп җибәрик, башкалар да кайтып җитәр, кайткач, чәй сорамый калмаслар, янына тәбикмәк тә пешереп алыйк”, дигәч, Гөлинәнең дә күңелләре күтәрелеп китте. Дәү әнисенә бәрәңге әрчеште, чәйгә салырга карлыган яфрагы җыеп керде. Барысы да эштән кайткач, түгәрәкләнеп утырып тәмле чәй эчтеләр.

Көннәр бер-бер артлы үтә тордылар. Гөлинә дә зур үсте, Дәү әтисе белән Дәү әнисе дә олыгая төштеләр. “Олылар хәтере – тишек хәтер”, - дип, әнисе гел искәртеп торды. Гөлинә дә кайбер чакларда Дәү әнисе артыннан газны ябып куя башлады, коймак, тәбикмәкләре да көйгәләп киткәләде. Дәү әтисе дә гел игътибарлы булса да, ул өйдә булмаган вакытларда Гөлинә Дәү әнисе өчен бик борчылды. “Онытып газны гына ачык калдырмаса ярар иде, - дип теләде.  Әле ярый беркөнне мәктәптән иртәрәк кайтты, Дәү әнисе шулпа куйган булган һәм оныткан. Кәстрүлдә су бетеп көйгән, кухнялары зәңгәр төтен эчендә иде. И Дәү әнисенең читенсенгәннәре: “Әле ярый, балам, кайткансың, өйне көлгә әйләндерә язганмын”, -дип борчылып авырып алды.

- Дәү әнием, авырый гына күрмә яме. Без бергәләп пешерербез, бер дә борчылма. Хәзер кәстрүлне юып куям, әнием белми дә калыр, - дип Гөлинә ялтыратып кәстрүлне юып, бүлмәләрне җилләтеп куйды. Әти-әнисе эштән кайткач, берни сизмәделәр. Кич белән Гөлинә әнисенә шыпырт кына бүген булган хәлне сөйләде:

- Әнием, бәлкем, берәр төрле дәвасы бардыр. Озакка сузмыйча, вакытында дәваласак, Дәү әниемә дә, үзебезгә дә тыныч булыр иде. Әнисе табиблар белән сөйләшергә вәгъдә итте. Әллә әнисе онытты, әллә эшләре күбәйде, Дәү әнисен табибка алып баручы булмады.

Моннан соң Гөлинә Дәү әнисенең һәрбер адымын күзәтеп, барлап торды, үзе мәктәптә булганда, бу эшне Дәү әтисенә тапшырды. Ул аның колагы, кулы, аягы да булды.

 Җиргә яз кояшының беренче нурлары төшкән көнне Дәү әтисе кинәт кенә авырып китте. Дәү әнисенең дару үләннәре, табибларның дәвалары да булышмады, җомга көнне Дәү әтисе бакыйлыкка күчте.

Гөлинәгә тормыш тукталгандай булды. Бер яктан газиз кешесен югалтудан йөрәге сыкраса, икенче яктан, Дәү әнисенең елавын күрү тагын да авыррак иде. Бу – елау гына түгел, җан сыкравы иде. “Авыр хәсрәтне күтәрә генә алса ярар иде,” -дип теләде. Теләкләре Ходай Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килдеме, Дәү әнисе авырлык белән генә булса да, уңайланды, тернәкләнде. Тернәкләнүен тернәкләнде, әмма хәтере ягыннан хәлләр тагын да мөшкелләнде. Әнисе белән чиратлашып, аны  бер генә минутка да ялгыз калдырмадылар. Куйган әйберен, әйткән сүзен онытты. Яшәеше – гел яшьлекне сөйләү, ул вакыттагы эшләрен эшләү булды.

   Күпме генә сакларга тырышсалар да, беркөнне Дәү әнисе чәй куям дип, тагын газны ачык калдырган. Әле ярый күрше апа хәл белергә кереп, газ исе чыгуын сизеп сүндереп куйган, нәрсә булачагын күз алдына да китерергә куркыныч иде.

Гөлинәнең каникуллары тәмамланды, укырга китәр вакыты җитте. “Әнием, бик авыр булса да, зинһар, берүк Дәү әнине сакла, эшкә киткәндә күрше апага булса да әйт инде, күз уңыннан да җибәрмәгез”, - диде.

 Киткәндә Дәү әнисен соңгы тапкыр күрүен сизгәндәй, Гөлинә артына каерылып-каерылып карады. Йөрәге чәнчеп, күңеле авыртып куйды. Ходай Тәгаләдән Дәү әнисенә исәнлек һәм озын гомер сорады.

 Дәресләр ваытында, тулай торакка кайткач та, гел уенда авылы, туган йорты, әти-әнисе, Дәү әнисе булды. Телефон шалтыраса да, телефонга хәбәр килсә дә йөрәге “жу” итте. Төннәрен яман төшләр күреп уяна башлады. Дәү әнисе өйрәткән догаларны укыгач кына тынычлап йокыга китә торган булды.

Күңеле юкка  гына борчылмаган икән, җан өшеткеч хәбәр Гөлинәне лекциядә утырганда эзләп тапты. Әнисе каз бәбкәләрен су буена алып төшеп киткән булган, ә Дәү әнисе коймак пешерәм дип газны кабызганмы, бәлкем майлы кызган табага ялгыш су чәчрәп, табага ут капканмы, әллә каушавыннан газ өстенә су сипкәнме, утны сүндермәкче булганмы, билгесез... Әнисе кире әйләнеп кайтканда, кухняны ялкын чорнап алган, ә Дәү әнисе аңсыз килеш идәндә ята торган булган. Авылдашлар, янгын сүндерүчеләр ярдәме белән өйнең бер өлешен саклап кала алганнар, Дәү әнисенең генә гәүдәсе бик каты пешкән була шул.

 Гөлинә очып диярлек авылына кайтты, бер өлеше көлгә әйләнгән йортны күреп җан авазы белән кычкырып елап җибәрде. “Әнием, Дәү әнием кайда, Дәү әнием кайда?” – дип тәкрарлады. Әнисе баласын кочаклап: “Борчылма, кызым, Дәү әниең шифаханәдә, ышанычлы табиблар кулында,”-дип, кызын кочаклап алды.. Кызын күпме генә юатырга тырышса да, ананың үзенең йөрәген дә ут ялкыннары өтә иде. Гөлинә әнисенең  күзләрендә үз анасын саклап кала алмавы өчен үз-үзен кичерә алмауны, күңел сыкравын, җан газабын да, әрнү-сагышны да күрде.

 Гөлинәнең тизрәк Дәү әнисе  янына барасы килде. Шифаханәгә ул әти-әнисе белән барды. Дәү әнисенең хәле авыр булгач, реанимациягә салганнар. Бик озак тормаска вәгъдә иткәч кенә, табиб аларны кертте. Әнә аның Җир йөзендәге әнисеннән кала иң кадерле газиз кешесе – Дәү әнисе бөтен  җире ап-ак марля белән төрелгән килеш ята. Гөлинә әкрен генә барып, аның кулларыннан тотты. “Кайттыңмы, балам, дигәндәй, Дәү әнисе күзләрен ачты. Бу күзләрдә ул ярату сагышын, җан әрнүен, сызлану ачысын күрде. “Их, Дәү әнием, гафу ит, саклый алмадым, - дип Гөлинә тезләнеп елап җибәрде. Дәү әнисенең дә күзләреннән яшь тамчылары тамды. Никадәрле ачы, тозлы, газаплы иде ул күз яшьләре...

 “Балам, гафу ит, сезнең сүзләрне тыңламадым, хәтерсезлекне, ваемсызлыкны кичерми торган газ белән саксыз эш иттем. Әниеңә, әтиеңә, сиңа никадәр авыр хәсрәт, михнәт, борчылу китердем”, - дип әйтергә теләгәндәй, күзләреннән бер-бер артлы яшьләр тамды. Монда сүзләр артык иде. Гөлинә күпме генә ялынса да, аны Дәү әнисе янында калырга рөхсәт итмәделәр. Бер-беренә күтәрелеп тә карый алмыйча, авыр уйлар белән алар кайтып киттеләр. Һәркем бүгенге фаҗигадә үзен гаепле итеп сизде, бик гаепле сизде...

 Бер өлеше көл өеменә әйләнгән туган йорты янында басып торганда, Гөлинәнең күңелендә бары бер генә теләк: “Йортны да торгызырбыз, җиһазлар да алырбыз, саклап калган өлешен дә яңартырбыз, әмма Дәү әнием генә тизрәк савыксын да, нинди генә хәл-торышта булса да, кире өебезгә әйләнеп кайтсын”, - дип, күкләргә ялварып торганда, әнисе чыгып, аны иңбашыннан кочып алды. “Кызым, - диде әнисе күзләренә карап.- Кичерә алсаң, зинһар гафу ит. Дәү әниеңне саклап кала алмадым. Эш диеп дөнья куабыз шул. Ашыгабыз, чабабыз, ә дөнья үзе куып җитеп безне узып китә икән шул, сизми дә калабыз. Ваемсызлык өчен бик кыйбат түләдем шул. Эх, кирегә әйләнеп кайтып булса, яныннан бер генә минутка да китмәс идем, авыру-сагышларга салмас идем. Никләргә генә шул газ кранын япмадым икән?! Әле ярый газ шартламаган, бөтен авыл белән күккә оча идек бит”, - дип гаҗизлектән үксеп елап җибәрде. “Әнием,  борчылма, менә күрерсең Дәү әниебез безнең көчле ул, һичшиксез, ул тернәкләнергә тиеш, без аңа саулык телик”, -дип, әнисен кысып кочаклап,  күкләргә ялварып карады.  Күкләр генә бу юлы аны ишетмәде, бу төндә бала белән Дәү әнисе арасындагы мәңге өзелмәс кебек тоелган җеп өзелде...

Нет комментариев