Логотип Идель
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ»: ТЕКСТ НОМИНАЦИЯСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

СИБГАТУЛЛИН ИЛДАН 2 НЧЕ УРЫН ИНША

19 ноября 2021, 10:40
504
0
0

                      Безнең Ринат абый – газлаштыру остасы.

                                                                                      Әгәр газ исен сизсәң,
                                                                             «04» белән шалтырат.
                                                                             Бүлмәләрне ачып куй,
                                                                             Карап торма аптырап.
                                                                             Зәңгәр ягулык белән
                                                                             Бик сак булу сорала.
                                                                             Бу киңәшне тота күр,
                                                                             Кирәксезгә санама!

 Бүгенге көндә Каюмов Рөстәм Айрат улы авылыбызда газчы  вазифасын башкара. Ул безнең мәктәпне тәмамлаганнан соң Арча гуманитар техникумында белем алды. Яшь кенә булса да, Рөстәм  абый үз вазифасын төгәл башкара. Шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга киткән Ринат абый Файзрахманов – алыштыргысыз Остаз. Авылдашларына, яшь белгечләргә киңәшләре белән даими ярдәм итеп тора.

Ринат абый Файзрахманов 1958 нче елның 1 нче мартында Арча районы Урта Аты авылында туган. 1965 нче елда авылыбыздагы башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфына укырга кергән. Аннары 4 ел Наласа авылына, 2 ел Утар Аты мәктәбенә йөреп укып урта белем алган.

1976-1978 нче елларда Армия сафларында булып, хәрби бурычын үтәп кайткан. Армиядән кайткач, Әлмәттә бурильщиклар әзерли торган мәктәптә укып, Себердә буровойда нефть чыгаруда эшли башлаган. 1983 нче елда Актаныш районы кызы Солтанова Дилә апа Тавис кызы белән тормыш корып җибәргәннәр. Ике егет, бер кыз үстереп авылыбыздагы үрнәк гаиләләрнең берсе булып яшиләр. Балалары барысы да югары белем алып, гаилә корып матур гына тормыш итәләр, балалар үстерәләр. Дилә апа әле бүген дә медсестра булып хезмәт куя: кешеләрнең сәламәтлеген кайгырта.

1984 нче елда Ринат абыйга  гаилә хәле буенча авылга кайтырга туры килә. Әти-әнисе янында яшәгән абыйсы фаҗигале төстә вафат була, шуңа күрә әти-әнисен карарга төп йортка кайта. Авылда башта завхоз, газ хуҗалыгына җаваплы кеше булып эшкә урнаша.

1985 нче елда аны профсоюз председателе итеп сайлыйлар. 1992 нче елга кадәр профсоюз председателе, аннан газ хуҗалыгы хезмәткәре, басуда эшләүче механизаторларның эшләрен алып баручы(учетчик) эшләрен төгәл итеп башкара..

1990 нчы  елда авылларны газлаштыру эше башлангач, Түбән Аты, Урта Аты авылларында, соңрак Кылачы авылында газ кертү эшләрен алып бара. Бу эш бик авыр һәм бик җаваплы, бик зур төгәллек сорый торган эш булганлыктан, зур көч һәм тырышлык таләп итә.

“Авыл халкына мин бик рәхмәтле, алар минем сүзләремә, таләпләремә каршы килмичә үтәргә тырыштылар. Һәм бу авыр эшне авыл халкы белән бергә-бергә башкарып чыктык. Бигрәк тә Кылачы авыл халкы шатланып яши торгандыр дип уйлыйм, чөнки читтә, кечкенә аз хуҗалыклы авылларга газ кертү эше юк дәрәҗәсендә иде. Файдасы юк дип, газ кертми иделәр. Мин үзем бу эшне бик авыр булса да, башкарып чыга алдым һәм үзем белән бик горурланам. Мин чапмасам, Кылачы авылы халкы газ күрми иде, җылы өйләрдә утырмаслар иде дип беләм, чөнки бүгенге көннәрдә газ кермәгән кечкенә авыллар байтак. Шулай ук бик рәхмәт, Әлтәф Абдулла улына: ул миңа эшләр өчен бөтен шартларны тудырды, машинасын һәм сораган әйберләрне биреп торды,”—дип искә ала Ринат абый ул еллар турында.

Газлаштыру эшләрен тәмамлагач, Арча райгазына эшкә кереп, 25 ел райгазда куратор эшен башкарып, 2019 нчы елда лаеклы ялга чыга. Эш стажы – 40 ел!!! Шушы эш вакытында Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлеген тәмамларга да өлгерә. Ринат абыйның тырыш, нәтиҗәле хезмәтен авылдашлары гына түгел, җитәкчелек тә югары бәяли. Күпсанлы акчалата премияләр, истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнүе шул хакта сөйли.

Бүгенге көндә дә райгаздагы хезмәттәшләре, җитәкчелек Ринат абыйны һич онытмый: аның тәҗрибә белән тупланган акыллы фикерләрен, төпле киңәшләрен ишетергә, бәйрәмнәр  белән котларга гел килеп торалар.

“Укучы балаларга җиткерәсе теләкләрем шул: тырышып укырга, белем тупларга кирәк. Замана шуны таләп итә. Тырыш хезмәт үз нәтиҗәсен бирә ул. Ә бүгенге көнгә килгәндә, мин бик бай һәм бик бәхетле. Мине яратып торган матур гаиләм бар: тормыш иптәшем Дилә, улларым һәм кызларым, 4 оныгым бар. Туганнарым исән-сау, Ходай тигезлектән һәм саулыктан гына аермасын,”—дип тәмамлады Ринат абый үз сүзен.

Ринат абыйның тырышлыгына сокланам, үзенә һәм гаиләсенә сәламәтлек, бәхет телим. Олы хезмәтегезгә зур РӘХМӘТ!!!

Хәзерге заман балалары мичкә утын ягып җылытуны әбиләр, бабайлар сөйләгәннән генә белә инде. Өйләребезнең газ белән җылытылуына күптән  күнектек. Газны файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Зәңгәр ягулык өчен вакытында түләп бару да бик мөһим.

Әле күптән түгел генә Яр Чаллы шәһәрендә газ шартлавы булды. Кызганыч, бу фаҗигадә үлгән кешеләр дә бар. Һәрбер кечкенә саксызлык та зур бәхетсезлек китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да безгә укытучыларыбыз газдан дөрес файдалану кагыйдәләрен даими искә төшереп торалар. Яраткан журналыбыз «Ялкын» битләреннән укып та күп мәгълүмат ала алабыз без: бүген республикада газлаштыру дәрәҗәсе-99,51%. Табигый газдан 21 меңгә якын предприятие, 1,5 млн. фатир һәм йорт файдалана икән.

Бер сүз белән әйтсәк, безнең буын бик бәхетле. Рәхәт чорда яшибез. Кадерен белик!

Минем җизнәм – Галиябану апамның ире дә газ хезмәткәре булып эшли икән. Бу җәйдә мин аларда - Кама Тамагы районы Олы Бортаз авылында  кунакта булдым. Җизни белән бергәләп аның эшенә бардым: газ торбаларын  буярга булыштым. Мин моңарчы бу һөнәр турында берни белмәгәнмен икән дигән фикергә килдем. Үзем өчен бик күп яңалыклар ачтым. Җизнәмә булган хөрмәтем артканнан артты. Киләчәктә газчы һөнәрен сайларгамы әллә дигән уйлар белән дә яши башладым. Рөстәм абый кебек Арчадагы уку йортында  укырга хыяллана башладым хәтта. Әнә шундый уйлар белән йөргәндә яраткан журналым «Ялкын» битләрендә сезнең бәйге турында укыдым. Укыдым да катнашырга  булдым. 

Бу газ бүлгеч җайланмасы олы юл читенә урнашкан. Аның янын, чит-читләрен Рөстәм абый гел чистарып, чүп үләннәреннән арындырып тора. Газ торбаларын  һәм  әйләндереп алынган сеткаларын гел буяп, яңартып куя. Анда керү катгый тоела. Шул турыда язылган табличкасы әллә кайдан күренеп тора.

Нет комментариев