Логотип Идель
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ»: ТЕКСТ НОМИНАЦИЯСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

САТТАРОВ БУЛАТ 3 НЧЕ УРЫН ИНША

24 ноября 2021, 10:37
508
0
0

 

Газ - яшәү чыгангы

 

Салкын көзге көн. Ә өйдә җылы. Бөтен өйне хуш ис белән тутырып газ мичендә бәлеш пешә. Дәресләр бетүгә, тизрәк өйгә кайту ягын карыйбыз. Өйдә рәхәт... Бәхет нәрсә ул дип сорасагыз, мин ул сине яратып әти-әни көтеп торган җылы йорт дияр идем. Күп кеше уйлана микән шушы бәхетне тормышка ашыру артында йөзләгән, юк, меңләгән кеше торасын. Мин дә бу ачышка күптән түгел генә килдем.

Төзелеш этабыннан алып куллануга кертүгә кадәр газ сәнәгате зур күләмле эш, кеше һәм вакыт ресурсы таләп итә. Бу фактны миңа студентлар отряды белән газ эшкәртү заводында эшләп кайткан апамның сөйләгәннәре яхшырак аңларга ярдәм итте. “Кыргый тундра. Тирә якта сазлыклар. Иң якын торак пункты 30 км ераклыкта. Кайсы якка карама, барлык җирдә торбалар. Төрле диаметрдагы торбалар, үзара буталып, куркыныч лабиринтлар булып оешалар, ә фондагы газ калдыкларын яндыручы "факел" белән тандемда бу күренеш сине постапокалиптик дөньяга күчергәндәй була. Бары тик сварка тавышы, бертуктаусыз йөреп торган эшчеләр, һаман каядыр ашыга-ашыга нәрсәдер ташучы КамАЗлар сине бу дөньяга кайтара. Ә торбалар каяндыр чыгалар да, җир астына төшеп югалалар. Шушы торбалар буйлап илебезнен барлык йортлары газ белән тәэмин ителә. Аннан бигрәк, безнең ил генә түгел, ә безнең континентның күп илләре бу кышны җылыда үткәрәчәкләр! “Ничектер шундый зур проектның кечкенә генә өлеше булу да күңелне горурлык хисе белән тутыра”- дип үзенең истәлекләре белән уртаклаша минем апам, Саттарова Әдилә. Масштабларны яхшырак күз алдына китерү өчен интернет чыганакларына мөрәҗәгать иттем. Россия территориясендә газ транспортировкасы системасы булып саналган торбалар гомуми озынлыгы 172 600 километр. Бу бик зур сан. Чагыштыру өчен, экватор озынлыгы- 40 075 км. Башкача әйтсәк, илебезнең барлык газ трубаларын җыйсак, Җир шарын 4 мәртәбә экватор буйлап торбалар белән әйләндерә алабыз.

Ярты гасыр инновацион алгарыш нәтиҗәсендә, газ безнең тормышыбызга төпләп керде. Газ – хәзерге заман кешесенең яшәү чыганагы. Бүгенге көндә аның кулланылышы киң: көнкүрештән алып космоска ракеталар җибәрүгә кадәр җитә. Шул ук вакытта ул зур глобаль проблема чишелеше дә булып тора. Табигый газ экологик яктан иң чиста ягулык булып санала. Аңа кадәр кешеләр энергия чыганагы буларак күмер, нефть һәм башка  янганда атмосферага зур күләмдә углекислый газ бүлеп чыгара торган ягулыклар кулланалар. Ә бу, белгәнебезчә, үз чиратында дөньяның урман ресурсларына зур зыян салу белән генә чикләнми, ә парник эффектын көчәйтүнең сәбәбе дә булып тора. Шундый сорау туарга мөмкин: ни өчен кешеләр тулысынча бензиннан газга күчмиләр? Ә җавабы бик гади. Метан – без көнкүрештә еш куллана торган һәм шул ук вакытта газ шартлау куркынычы тудыруга сәләтле газ. Дөрес кулланмау, вакытында тикшермәү, күрмәгән җитешсезлекләр калдыру начар нәтиҗәләргә китерә. Моның белән ерактан ишетеп кенә түгел, ә турыдан-туры эш иткән, ә хәзер лаеклы ялда булган газчы бабам, Низамов Гаделҗан белән бераз сөйләшеп киттек:

- Бабай, безнең авылда газ кайчан кертелә?

- Беренче вакытларда кешеләргә газ баллоннарда йорт исәбенә бүленеп бирелә иде. Бу 90ынчы еллар башы. Ә инде 1995 елда безнең һәм тирә-як авылларында газ трубалары үткәрү эшләре башланды. 1997 елларда авылда һәр йорт газ белән тәэмин ителгән иде инде.

- Эшләгәндә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде? Авылда аварияле очраклар булганы юкмы?

- Беренчедән, яңа профессияне өйрәнү авырлык тудыргандыр. Яңа белем, яңа күнекмәләр туплау олы яшькә җиткәч җиңел түгел икән. Икенчедән, газчы булу – җаваплы эш. Газ үзенә карата игътибар таләп итә. Шуңа да газ сүнү, газ исен сизү хәбәре булса, төннәрен “вызов”ка чыгып китәргә туры килгән чаклар да була иде. Безнең авылда, Аллага Шөкер, сәбәбе газ булган аварияләр, кеше үлү очраклары булганы юк.

- Газ исен сизүгә, кеше нинди чаралар күрергә тиеш?

- Иң беренче газопровод кранын сүндерү зарур. Үзең кайда икәнен белмәсән, олыларны чакыр. Икенче – тәрәзәләрне ачып җилләтергә кирәк. Аннары 04 номерына шалтыратып, авария хезмәтен чакырасың. Алар газ агымы чыганагын табып, җитешсезлекләрне шунда ук төзәтәләр – дип йомгаклады бабай.

 

Хәтерлисезме Прометей турында мифны? Әйе, Олимп Аллаларыннан учак урлап гади халлыкка җиткерүче герой турында. Сезгә дә ул кемнедер хәтерләтәме? Хәтта кемнәрнедер... Бүгенге көндә, җылы өйләребездә, кайнар азык ашауны, җылы су булдыруны һәм башка күп хәзерге замана уңайлыкларын булдыруга тырышлык куйган газ сәнәгате эшчеләренә зур рәхмәт белдерәсем килә. Рәхмәт сезгә!

Нет комментариев