Логотип Идель
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ»: ТЕКСТ НОМИНАЦИЯСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

САФИУЛЛИН БУЛАТ 3 НЧЕ УРЫН ПРОЗА

24 ноября 2021, 14:07
502
0
0

Яшәү уңайлыгы – газ.

30 нчы октябрь! Ур-р-ра!!! Иртәгә безнең көзге каникуллар башлана. Без энем Ринат белән өйгә ашыга-ашыга кайттык. Безне әти белән әни каршы алдылар.

-Улым, без иртәгә әбиегезгә кунакка кайтабыз,-диде әниебез.             

Мин бик шатландым, тик бу Ринатка ошамады кебек тоелды.

Менә утыз беренче октябрь, каникулларның беренче көне. Без бүген иртә тордык, чөнки без бүген әбиләргә барабыз. Ул безне тәмле-тәмле өчпочмаклар, кабартмалар, гөбәдияләр, кош телләре пешереп көтеп тора.                                

Менә әтинең тавышы ишетелде:

- Балалар, җыенып беттегезме?

-Әйе,- дип кычкырып җавап бирде Ринат.

Тигез асфальт юлдан без әбиләргә тиз барып  җиттек. Без ялгышмаганбыз:  әбиебез бик тәмле камыр ризыклары белән каршы алды.

-Мм..., әби,  син бу тәмле ризыкларны ничек пешердең? – диде минем энем Ринат.

-Улым, аның бер читенлеге дә  юк. Камыр бастым да, эченә син яраткан җимешне салдым һәм мичкә тыгып куйдым, – дип җавап бирде әбиебез.

-Әбекәем, ә син теге зур ак мичтә пешерәсеңме? – дип сорады Ринат.

-Әйе, әбидә бит безнең шәһәрдәге кебек зәңгәр ягулык юк, – дидем мин.

- Ии, әни, әни!- дип көрсенеп куйды әниебез.- Үзең теләп нинди рәхәтлектән баш тартып ятасың бит син. Өй эченә кадәр газ кергән, бөтен документлары тәртиптә, ә син, куркам, дип, газга кагылмыйсың. Мич ягып өй җылытасың, мич ягып ашарга пешерәсең, унтугызынчы гасырдан калган самавырны кайнатасың...

- Бер читенлеген дә күрмим, әле үзегез дә минем ризыкларны мактый-мактый ашап утырасыз бит. Газ мичендә пешерсәң, болай уңмас та, болай тәмле дә булмас иде. Самавырда кайнаган чәйгә җитми инде... Газ чәйнегең бер якта торсын...

- Яшең сиксәнгә җитеп килә, ул утынны өйгә ташуы да авыр бит инде сиңа, үзеңне жәлләп кенә әйтәм бит инде, әни. Кранны гына борасы бит, күгәреп бетмәгән булса инде анысы да...

- Нигә мине жәлләргә, әнә Түбән Камадагы булган шартлау газ аркасында булды бит. Нихәтле кеше йортсыз-җирсез калды. Бер гөнаһсыз яшь җан һәлак булды. Менә шундыйларны жәллә син. Ничек курыкмыйсың, ди,  мондый хәлләрдән соң...

-Әни, әйдә, без бу атнада эшләмибез, авылда торырга дип кайттык. Газ операторы Ришат абыйны чакырыйк та, карыйсы җирләрен каратып, газны ялгатыйк. Без барында ияләнергә дә җайлы булыр. Картлык көнеңдә болай яши алмыйсың бит инде.

 -Әйтмә дә, сөйләмә дә. Ялгатмыйм булгач, ялгатмыйм,- дип, әби әнинең сүзен гел кирегә сукалады.

         Баядан бирле әби белән әнине тыңлап утырган әти кистереп әйтеп куйды:

 -Я авылыңны ташлап безнең белән шәһәргә китәсең, әби, я хәзер үк мин Ришат абыйны алып кайтам.

        Әби ык-мык килде, бирешергә теләмәде. Әти өстенә киенде дә Ришат абыйны алырга чыгып китте. Бераздан, үзенең җыйнак кына чемоданын күтәреп, Ришат абый да килеп җитте. Әби үзенең шикләрен аңа да белдереп караган иде, тик ул да үз сүзендә нык торды. Газ котелларын, газ плитәләрен әйбәтләп карады, әбигә ничек эш итәргә кирәклеген аңлатты. Менә котелда зәңгәр факел кабынды, бераздан  утын ягудан җылыныр-җылынмас кына булган торбалар кайнарланып та киттеләр. Әни газга чәйнек куеп җибәрде. Әби һаман да курка иде әле. Тик шулай да бераздан өстендәге кофтасын чишеп җибәрде, берникадәр вакыттан соң салып та куйды.

          Газдагы чәйнек тә бик тиз кайнап чыкты. Без янәдән әбинең тәмлүшкәләре белән чәй эчәргә утырдык.

          Китәр көннәр җиткәндә, әбиебез дә газның уңайлыкларына тәмам төшенеп җиткән, үзенең ничә еллар буена азапланып яшәгәнен аңлаган иде инде.

-Рәхмәт, балакайлар, минем карт сөякләремә дә җылы иңдердегез,- дип озатып калды ул безне.

Нет комментариев