Логотип Идель
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ»: ТЕКСТ НОМИНАЦИЯСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

МӨХӘММӘТШИН ДАНИЯР КЫЗЫКСЫНДЫРУ БҮЛӘГЕ ИНША

24 ноября 2021, 12:44
513
0
0

                                                    Яшәү чыганагы - газ.

 

 “Иң зур газ запаслары һәм аның гигант           

                                                        чыганакларына ия булган Россия бөтен              

                                                       дөньяда газ белән төп тәэмин итүчеләрнең берсе булып тора”

                                                        Россия Президенты Д.А.Медведевның Россия Федерация-

                                                се Федераль Собраниесенә Юлламасыннан.  2009ел, 12 ноябрь.

 

Мин, Мөхәммәтшин Данияр Рамил улы Лениногорск муниципаль районы Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы. Тарих hәм җәмгыять белеме укытучысы Мансурова Зөлфирә Расих  кызы  миңа  «Яшәү чыганагы - газ» иншалары ярышында катнашырга тәкъдим ясагач, мин уйга калдым hәм үз көчемне сынап карарга уйладым. Җиңмәсәм дә, тагын күпме белемем арта, бәлки, киләчәктә бу алган белемнәрем кирәк булыр, чөнки мин татарның  бер  баласы. Юкка гына “беләге булган берне егар, белеме булган меңне егар” димәгәннәр бит.

Әлеге язылачак эшемне мин табышмак белән башларга булдым.

Өй җылыта, аш пешерә,

Яши торба эчендә.

Һәрбер кеше рәхмәт укый,

Менә шуның өчен дә.

Әлбәттә, сүзем газ турында. Рәхмәт әйтмәслек тә түгел ич.

Иң беренче чиратта, мин үзебезнең ниләр белгәнебезне ачыкладым. Китаплар, сүзлекләр, белешмәләр актардым. География терминнарының русча – татарча аңлатмалы сүзлегендә болай язылган:

                     “ Табигый газлар – Җир кабыгында барлыкка килүче,          

          янучан углеводородлардан тора торган газлар. Аларның төп

      компоненты – метан (98%ка кадәр), составында шулай ук этан,

пропан, бутан, изобутан һәм пентан да була. Яну җылылыгы 32,7

   МДж\м. Ирекле хәлдәге газ, газ-конденсат, нефть газы чыганаклары

билгеле. Кайбер чыганаклардагы газ запасы берничә трлн метркубка җитә”.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай диелгән:

  1. Һавага, бушлыкка тиз һәм җиңел тарала торган физик җисем.
  2. Ягу, яктырту өчен кулланыла торган газ һәм пар хәлендәге матдә.

Газ-нефтьтән кала икенче урында торучы табигый ресурсларның берсе. Ул җир кушылдыкларында органик матдәләрнең анаэроб таркалуы нәтиҗәсендә хасил булган газлар кушылмасы. Элеккеге заманнарда газ булмаган. Кешелек дөньясы бары утын һәм ташкүмер ягып көн күргән. Әле утын әзерләп яшәгән авыр заманнарны әбием сөйләгәннәрдән дә ишетеп беләм. Хәзер дә ул шул вакытларны еш кына искә ала.

   Газүткәргеч турында беренче тапкыр безнең эраның башында телгә алына. Ул чакта газны җибәрү өчен Кытайда бамбук торбалар кулланганнар. XVIII гасыр ахырында Европада газ үткәрү өчен чуен торбалар куллана башлыйлар һәм аларны XIX – XX йөзләрдә корычлары белән алыштыралар. Бу исә, газны зур басым астында җибәрүне тәэмин итә.  

Безнең илдә табигый газ 1942 нче елларда табыла башлаган. 1990 нчы елларда газ чыгару компаниясе барлыкка килә. Махсус  газүткәргеч торбалар аша 1993 нче елларда безнең авылга да газ үткәрелә башлый. Шуннан башлап бөтен өйләрдә дә җылылык барлыкка килә. Халыкның көнкүреш тормышы нык алга китә. Ризыклар да тиз пешә, өйләр тиз җылына. Бүгенге көндә күп кеше инде бу турыда уйламый да. Хәтта мунчалар газга тоташа, машиналар газ белән йөри. Бу бит могҗизага тиң! Шуна күрә, газны без яшәү чыганагына тиңлибез. Аннан башка тормышны күз алдына китерү кыен. Ләкин бүген XXI гасыр башында, республикабыздагы кайбер авылларга һәм поселокларга газ кермәгән булуы гына бик кызганыч.

Газ – иң чиста экологик ягулык төре. Шуңа күрә, аны шикләнмичә кулланып, әйләнә-тирә мохиткә дә зыян китермәскә момкин. Аны тыгыз хәлдә, сыегайтылган төрдә, авыл хуҗалыгы техникасы, тимер юл һәм су транспортлары да куллана ала. Газ торбаларын һәрдаим буяп, төзек булуларын тикшереп торучы газчылар хезмәте дә барлыкка килде. Алар безнең иминлекне тәэмин итәләр. Безнең Куакбаш авылында да күп еллар инде газчы булып Әхмәтов Мөстәким абый эшли. Ул һәрбер йортка кереп газ приборларын тикшерә, аларны төзекләндерә, майлый. Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмый. Кышмы, буранмы, яңгырмы чакырылган йортка килеп җитә. Ә менә районыбызда газ буенча мәсьәләләр килеп туса, Лениногорск газ белән тәэмин итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул Лениногорск шәһәре, Промышленная урамы, 12 йортта урнашкан.

Бу урында тагын бер табышмак уйга килә:

                                                      Җылытам да пешерәм.

                                                      Минем белән сак булмасаң,

                                                      Кайгыга да төшерәм.

   Чыннан да, газның уңайлы, яхшы булган яклары белән бергә, куркыныч яклары да бар. Газны дөрес кулланмаган очракта ул безнең дошманыбызга да әйләнергә мөмкин. Бәхетсезлек очраклары еш булып тора. Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмаска кирәк. Зарарлы газ белән агулану очракларын да истә тотыйк. Хәтта үзебезнең авылда да газ аркасында янгын чыгу очраклары булды.

   Газны дөрес һәм сакчыл кулланган очракта гына, тормышыбыз ямьле һәм барлык кешеләр дә бәхетле булырлар!

         Россиядә 700 дән артык чыганак билгеле икән. Ләкин аның тикшерелгән запасларының 50% гына актив рәвештә чыгарыла. Газ табуның күп өлеше Көнбатыш Себер (92%) чыганакларына туры килә. Икенче урында Оренбург – Әстерхан (6%) газ табу базасы тора. Өченчедә Тиман – Печора бассейны (1%) газ табыла.

Ә менә шушы барыбызга да кирәк булган газның запаслары белән хәлләр ничегерәк икән соң? Газ күпмегә җитәчәк? Россия “зәңгәр ягулык”сыз калмасмы? Төрле чыганаклардан, интернет язмалардан караганда газ мәсьәләсе алай кискен тормый. Аннан Төньяк тоташ газ чыганагы. Хәзер ел саен 570 – 590 миллиард кубометр чамасы газ чыгарыла. Ә якынча исәпләүләр буенча ресурс 248616 миллиард кубометр тәшкил итә дип белдерә РФ Табигый ресурслар министры Козлов Александр Александрович.  Димәк, табигать безне тагын якынча 420-450 елга җитәрлек газ белән “бүләкләгән”. Бүгенге көндә газ запаслары буенча Россия дөньяда беренче урында тора. Табылган газның 3\1 чит илләргә сатыла. Димәк, газ сәнәгате безнең ил ихтыяҗларын гына канәгатьләндереп калмый, ә Европа һәм Азия чит илләрне дә тәэмин итеп тора. Шулай ук бүгенге көндә яңа газ чыганакларын эзләүдә бара. Газ чыганакларын эзләү һәм киләчәктә алардан файдалану скважиналар бораулауга бәйле. Бу – гаять катлаулы процесс. Шуны гына да әйтү җитә: бер скважинаны бораулау һәм аны җиһазлау 0,2 – 4,5 миллион сумга төшә икән.

         Ләкин шунсын да әйтергә кирәк безнең авылда нефть җыю үзәге бар. Без аны ЦСП (центральный сборочный пункт) дип йөртәбез. Нефть чыганакларыннан чыгарылган газда этан, пропан, бутан (пластмасса, синтетик каучук җитештерүдә файдаланыла) күп. Шунысы кызганыч: факелларда, әгәр якында газ эшкәртүче завод булмаса, нәкъ менә шул газ янып әрәм була. Бездә дә көне-төне менә шул факел янып тора. Минем бик зур хыялым да бар. Бәлки өлкәннәр шушы факеллардагы газны куллану ысулларын эзләп табарлар һәм, факел янып, авылымның һавасын пычратып тормас иде.

         Әле әтием әйтә: “Сиңа газ турында өйрәнергә дә өйрәнергә ди. Әле “Төньяк агым (северный поток) турында язсаң да була”, - ди. Димәк, әле миңа белемнәремне арттырырга да, арттырырга.

         Язган барлык язмамны укып чыккач, барлык белгәннәремне теркәдем кебек инде. Нәтиҗә чыгарып шуны әйтәсем килә: әйе - газ яшәү чыганагы.   1-2 сәгатькә генә газны туктатып торсалар да, хәзер тормыш туктар иде. Өй эченә дә күз йортсәң, газ безне ашата, җылыта. Иң мөһиме дә шулар бит.

Аннан тагы башка елларны да бу ярышны үткәрсәгез, тагы да катнашырга, белемнәремне арттыра торырмын. Әле миңа укырга да, укырга.

Ә сезгә бу бик катлаулы вәзгыять чорында исәнлек телим. Тормышларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын. Бүгенге көннең яман чире килмәсен.

Нет комментариев