Логотип Идель
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ»: ТЕКСТ НОМИНАЦИЯСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

ӘХМӘДИЕВА ГӨЛНАЗ 1 НЧЕ УРЫН ПРОЗА

24 ноября 2021, 13:07
561
0
0

Зәйтүнә апа

(хикәя)

Бу көзнең салкын киләсен ул белә иде. Шуңа күрә озын бишмәте эченнән соры калын кофтасын да киде. Шәл белән уратып алынган йөзеннән нибары күзләре күренеп торды. Яшел һәм боек күзләре... Ул шәлен уң яккарак авыштырды да, адымнарын бераз гына акрынайтып, юлын дәвам итте. «Көз!» – дип кычкырды ул эченнән. Һәм әлеге сүздәге «з» хәрефе кайнап һәм яңгырап чыкты. Әйе, эченнән генә...

Сүздәге ул кайнарлыкны Зәйтүнә апа үзе генә белгәндер. Көзнең урталарыннан яшәү өчен көрәше башлана аның. Инде егерменче елын шулай. Нәкъ менә егерме ел элек октябрь китергән салкыннар иң хәтәр дошманына әйләнеп куйды аның. Ә кышкы салкыннарга түзүе турында мин түгел, хәтта Зәйтүнә апа үзе дә сурәтләп бирә алмас иде.

Аның турында беркем дә беркайда да сөйләми. Барлыгы хакында да белүче юктыр. Кечкенә генә С авылында гомер итә ул. Бу урынга моннан илле-илле биш ел элек күченеп килгән булган. Әтисе белән әнисе аерылганнан соң, кечкенә Зәйтүнәне әнисе әлеге тыныч һәм кечкенә авылга алып китә. Җизнәсе Исмәгыйль: «Бер авыл бар. Аны табарга җиңел түгел. Барлыгы турында белүчеләр дә сирәк. Бәлки, шунда барырсың? Бу шау-шулы авыл синең яраларыңны төзәтә алмас. Кирәк икән, иртәгә үк илтеп куям, - дигән иде. Зәйтүнәнең әнисе шундук риза булды. Аның инде башка чарасы да юк иде ул чакта. Алар күченеп килгән елларда әлеге С авылы күпмедер «җанлы» иде: утыз ике хуҗалык, бар авылга бер кибет, ферма, бухгалтерия пункты булган. Ләкин һәр ел саен авылдан берәм-берәм китүчеләр саны арта барган, карт яшьтәгеләр дә озак яши алмый, дөнья куйганнар. С авылы Җир шарының көньягындарак урнашу сәбәпле, биредә гомер итүчеләр өчен салкынга түзү аеруча авыр бирелә торган булган: тора-бара авыл тына, кешеләр азая, йортлардагы нык бүрәнәләр чери барган.

Кыз да егерме өч яшендә ялгыз кала. Ачлык һәм салкынга түзә алмый әнисе. Ә ул үзе дөнья сынауларына бирешә торганнардан булмый. Яшьтән үк акыллы һәм тырыш кыз инде җәйдән үк, көзге салкыннар килә башлауга, утыннар әзерли, ашарына җиләк-җимешләрдән кайнатмалар ясап әзерли. Кышларын мичкә утын ягып, өйләрен җылыткан, анда коймак, бәрәңге сыман ризыклар пешерә торган булган. Әнисе үлеменнән соң ике ел үткәч, авылдашы Гыйлемҗан белән гаилә корып җибәргәннәр. Гыйлемҗан Зәйтүнәне яраткан, хатынын һәм аның тырышлыкларын бик хөрмәт иткән. Биш ел бәхетле тормыш итүләреннән соң, Гыйлемҗан да дөнья куйган.

Аның үлемен ул әнисенекенә караганда авыррак кичерә. Йөзе боегып кала, бик еш авырый башлый, ябыга, эшләргә көче дә кими. «Соңгы көннәремдер,» - дип уйлый ул шул елларны. Ләкин алар соңгылары булмый. Зәйтүнә авылда берьялгызы кала. Авылдашлары булмаганлыктан, аңа ярдәмгә килүчеләр дә калмый. Авылга беркем килми, беркем аның хәлен белми.

Бер елны кыш урталарында кисәк Зәйтүнә апаның өендә миче сүнеп кала һәм кисәк кенә эшләми башлый. Бу аны бик зур хафага сала. Әмма ул берни дә эшли алмый, бары тик буш вакытларында үзенә җылы бияләй, шәл, оекбашлар бәйләп утыра торган була.

Бүген дә ул үз теләге белән урамга чыкты да, кешесез урамнардан кеше шәүләсен күзләде. Әйе, бу көзнең ул аеруча салкын киләсен сизенеп торды...

Кинәт каяндыр ут төшкәнен сизенде Зәйтүнә апа. Күземә генә күренәдер, дип уйлап, күзләрен уып алды да, тагын бер кат текәлде. Машина килә! Әлегә бик еракта, тик монда кадәр килгән машина башка юлга борыла алмый. Чөнки юл С авылына гына илтә. Зәйтүнәнең йөрәге “жу” итеп китте. Әллә-нидән борчыла, дулкынлана башлады ул.

Озак та үтмәде, машина нәкъ Зәйтүнә апа янына килеп тукталды, аннан яшь кенә бер кыз төште. Апаның куркып калган йөзен күреп, ул:

- Куркыттым, ахры... Зинһар, гафу итәрсез инде борчыганым өчен. Сезгә берничә соравым бар иде, диде.

- Миңа? – диде Зәйтүнә апа сораулы караш белән.

- Әйе, сезгә. Зәйтүнә апа буласыздыр бит?

- Зәйтүнә... булам...

- Бик яхшы, диде дә, кечкенә генә сумкасында актарына башлады. Аннан берничә кәгазь, ручка тартып чыгарды. – Мин – журналист булам. Алинә дип дәшәрсез. Сезнең авыл турында язма әзерли идем. Күрәм, йортлар барысы да искереп, череп беткән. Шуның өстенә, авылыгызда бигрәк салкын. Әллә үзегез генә яшисез инде? – диде ул ниндидер көлү белән.

- Үзем генә.

Алинәнең елмайган иреннәре җитдиләнде.

- Алай икән, диде авыр сулап. – Ә ни өчен соң сез башка җиргә күченмисез... Юк инде, мин өйрәтмим, дөрес аңлагыз... Үзегезгә генә күңелсездер, дип әйтүем...

- Юк, кызым, күңелсез түгел, диде ул сөйләшергә теләмәгәндәй. – Күңелле.

- Карагыз әле, ә бәлки әңгәмәбезне өегездә дәвам итәрбез, ә? Бигрәк салкын бит тышта. Киенүем дә сездәге һава торышына туры килерлек булмаган, диде журналист кыз.

Зәйтүнә апа бу тәкъдимне ишетү белән, үзе дә сизмәстән башын кирегә борды, бик теләми генә:

- Кирәкмәс, диде.

- Ник алай?

- Өемдә салкын минем... Шулай ук... Салкын...

- Ничек инде?

- Мичем эшләми.

- Мич? Сездә мич бармыни?

- Булмыйча... Мичсез йорт була ди мени, кызым? – диде ул бераз гына дорфалыгын күрсәтеп. – Кызым, нәрсә өчен килгәнеңне аңлап ук бетермәдем әле мин синең... Үзеңне дә әллә кем дип кенә таныштырдың. Әллә жур... жур... журнал...

- Журналист, әби, диде кыз бүлдереп. – Менә газета өчен язма әзерлим. Сезнең авыл турында язарга кирәк миңа. Аңлыйсызмы?

- Аңлыйм да, аңламыйм да кебек...

Алинә нык туңган иде. Ул аның алсуланган битләре, кызыл бармакларыннан гына түгел, сөйләменнән үк сизелде.

- Ә ник соң сез газ кертмисез, әби? – диде ул озак телсез утырганнан соң. – Җайлы гына бит! Бар торышыгыз үзгәрер иде...

- Газ? Берәүдә дә ишеткәнем булмады ул турыда, кызым.

- Соң сезнең авылыгызда кеше дә юк бит... Кеше күрми яшисез бит, әби...

Янә тирән уйларга чумды кыз. Аның инде уе авыл турындагы язмада түгел, әбидә иде. “Ничә еллар салкынга түзеп яшәгән бит! Бирешмәгән! Ә мин кичә төнлә газ сүнүеннән күпме зарландым... Әбигә һичшиксез ярдәм кирәк,” - дип уйлап куйды ул. Уйлаганнарын тормышка ашырды да. Язмасы турында онытып һәм зур уйлар белән кайтып китеп, бер ай үткәннән соң, бертуган Дамир абыйсы Зәйтүнә әбинең йортына газ кертеп китте.

Әбинең сөенгәннәре турында матур итеп язар идем. Бәлки, сурәтләр дә идем әле ул күренешне. Тик, иң элек, мондый хисләрне сурәтли белү сәләте булырга тиештер кешедә. Ләкин шиксез шуны әйтә алам: әби бәхетле иде. Егерме ел буе яшәүдән тукталган йөрәгенә, әйтерсең, җан керде аның. Бу көзләр әби өчен аеруча җылы килде. (Гәрчә, салкын киләсендә аның бөтенләй дә шиге юк иде...) Уйлап кына карагыз: нинди көчкә ия ул газ! Нинди яшәү чыганагы ул!

Нет комментариев