Логотип Идель
Саннар

МАРТ 2021

09 марта 2021 МАРТ 2021

Март ае килеп җитсә дә, көннәр җылынырга ашыкмый. Ә без язны ничек якынайтасын беләбез! «Ялкын»ның март санын укысагыз, кояш бүген үк чыгачак! Күңелегез кояшы, дим.

Ә хәзер, әйдәгез, яңа санга күзәтү ясап алыйк!

«Кечкенә чакта әнием белән әтиемә ияреп, репетицияләргә йөрергә ярата идем. Без режиссёр белән тамаша залының иң беренче рәтендә утырып, артистларны күзәтәбез. Ренат абый төзәтмәләр кертә һәм  «Илүсә, болай эшләсәк, яхшымы? Сиңа ошыймы?» – дип, миннән сорап куя. Шул мизгелдә мин үземне ниндидер зу-ур кеше итеп хис итәм. «Әйе, миңа ошый», яки «Юк, алай эшләмик», – диям. Ренат абый миңа карап елмая...

...Ул хәзер дә миңа карап елмая! Ләкин мин инде тамаша залында аның янәшәсендә утыручы нәни Илүсә түгел, мин төп рольдә. Асия мин! Сәхнәдә репетиция ясыйм. Тиздән премьера – “Ак чәчәкләр кебек...”»

«Ялкын» журналының март саны тышлыгын бизәүче Илүсә Камалиеваның балачак истәлекләре бу. Илүсә бүгенге көндә Казан театр училищесы студенты. Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының чираттагы премьерасында төп рольне башкаручы яшь актриса журнал битләре аша сәхнәгә булган мәхәббәте, хыяллары, тормышы хакында сөйли. 

«Башта ук чемпион булмыйсың бит, эшне җиңелүдән башлыйсың, имгәнүләр дә булгалый. Язнур – күпләргә үрнәк! Ул беркайчан да авырлыкларга бирешмәде, һәрвакыт алга атлады. 5 ел эчендә тәҗрибәсез спортчыдан профессиональ көрәшчегә кадәр үсте. Башлаган чорда районда чемпион булып калса, бүгенге көндә ул – Россия чемпионы! Тик, бик кызганыч, Язнурның әти-әнисе улларының чемпион булып калуын күрмичә, вакытсыз гүр иясе булдылар. Алар шундый ул үстерүләре белән горурланырлар иде!»

Саба районы Шамил Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Язнур Гарипов турында тренеры Илдар Хәйрулла улы Ермолаев, горурланып, әнә шулай, ди. Язнурның көрәшкә килү тарихы турында «Ялкын»ның балалар редколлегиясе әгъзасы Ильвина Шәйхуллина язмасын укып белә аласыз.

«Күзләремне йомам да, Истанбулны тыңлыйм: диңгез шаулый, кораблар сигнал бирә, акчарлаклар аваз сала. Күзләремне йомам да, Истанбулны тыңлыйм: «Merhaba!», «Günaydın!»,  бермәл шәһәрнең һәр почмагыннан, меңләгән мәчеттән азан тавышы агыла башлый, халык намазга ашыга. Күзләремне йомам да, Истанбулны тыңлыйм: “Мияу!”»

Зәринә Фазылованың Истамбул һәм аның хуҗалары турындагы язмасы шулай башлана. Шәһәр хуҗалары кем дип уйлыйсыз? Йөзләгән, меңләгән песиләр! Язмада төрекләрнең песиләргә булган мөгамәләсе, танылган төрек мәчеләре һәм тагын бик күп кызыклы темалар ачыла.

Төркиядә песиләргә хөрмәт зур. Ә менә Мисыр песиләренең хәле ничегрәк икән? Бу хакта күптән түгел генә анда булып кайткан Айдар Шәйхин менә ниләр яза:

«Хәзерге Мисырда песиләрне изгеләштерүнең эзе дә калмаган. Каһирәнең тар урамнарында, һәрчак шау-шулы базарларында, диварларына ком һәм тузан кунган мәчетләрнең ишегалларында үткән гасырлардагыча, мәчеләр йөри. Әмма алар Бубастистагы горур һәм тәкәббер җан ияләре түгел инде. Аларга гомерләрен кайгыртырга кирәк, шуңа күрә ялгыш кына илтифат күрсәткән һәр адәм баласын интектерергә, артларыннан йөреп ризык сорарга яраталар. Һич булмаса, сыйпап, иркәләгәннәрен көтәләр...»

«Ялкын» журналының март саны үзе дә язга охшаган: чәчәкле, песиле, җылы... Язларыгыз тагын да ямьлерәк булсын дисәгез, «Ялкын» укыгыз!