Республика горурлыгы: Татарстандагы профессиональ спорт командалары
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе төбәкләре арасында спорт лидерларының берсе. 2018 ел өчен илкүләм спорт Премиясе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы «Россия регионы» номинациясендә спорт үсешенә керткән өлеше өчен Россия Федерациясенең иң яхшы субъекты дип танылды. Татарстан даими рәвештә төрле спорт төрләре буенча ярышлар кабул итә, ә спортчылары, Россия һәм халыкара ярышларда катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтеп, медальләр һәм бүләкләр яулый. Татарстанның дөньякүләм зур уңышларга ирешкән спорт клублары белән таныштырабыз.
-
Казанның «Ак Барс» хоккей клубы
strictcat::strictcat.main.item.description: «Ак Барс» — Казанның Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы профессиональ хоккей клубы.
-
Казанның «Рубин» футбол клубы
strictcat::strictcat.main.item.description: «Рубин» – Казан шәһәрендәге профессиональ футбол клубы.
-
Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей клубы
strictcat::strictcat.main.item.description: «Нефтехимик» хоккей клубы — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1968 елда нигез салынган профессиональ хоккей командасы. 2008 елдан Континенталь хоккей лигасында уйный.
-
«Зенит-Казан» волейбол клубы
strictcat::strictcat.main.item.description: «Зенит-Казан» — Казан волейбол клубы, 12 тапкыр Россия чемпионы, 5 тапкыр Россия Кубогы иясе, Чемпионнар Лигасында 5 мәртәбә җиңүче.
-
Казанның «УНИКС» – баскетбол клубы
strictcat::strictcat.main.item.description: «УНИКС» — Казан баскетбол клубы, Профессиональ Баскетбол Лигасында уйный.