«Зенит-Казан» волейбол клубы
«Зенит-Казан» — Казан волейбол клубы, 12 тапкыр Россия чемпионы, 5 тапкыр Россия Кубогы иясе, Чемпионнар Лигасында 5 мәртәбә җиңүче.
Клуб 2000 елның 13 маенда, Республика Эчке эшләр министрлыгы һәм Казан хакимияте карары белән, Россия чемпионатының беренче лига уеннарында катнашу өчен, Казан Эчке эшләр Дирекциясе нигезендә профессиональ волейбол осталары командасы төзелә. 2004 елга кадәр ул «Динамо» булып исемләнгән, 2005-2008 елларда «Динамо-Таттрансгаз» дип атала. 2008 елда клубка «Зенит» исеме бирелә.
Элек уеннарын »Баскет-холл» аренасында үткәрсәләр, 2010 елдан алып Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә уйныйлар. 2013 елда бу үзәктә Универсиаданың волейбол турниры үткәрелде.
Баш тренер – Алексей Вербов.
Адрес: Татарстан, Казан, Мидхәт Булатов урамы, 1.
Тел: +7 (843) 221-83-01