Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей клубы
«Нефтехимик» хоккей клубы — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1968 елда нигез салынган профессиональ хоккей командасы. 2008 елдан Континенталь хоккей лигасында уйный.
1968 елның 23 октябрендә Түбән Кама нефть химиясе комбинаты директоры боерыгы белән оештырылган хоккей командасы зур хоккейга үз юлын шәһәр ярышларыннан башлый. Өч елдан соң Түбән Кама клубы Татарстан АССР беренчелегенең даими катнашучысы була.
1978/79 елгы сезонда «Нефтехимик» — ТАССР беренчелегенең икенче призеры, яңа сезонда «В» классында чыгыш ясау хокукы бирә торган путевка иясе.
1990 еллар башында «Нефтехимик» яңа үсеш фазасына керә: хоккей командасы базасында «Нефтехимик» хоккей-спорт клубы төзелә, ул чыгыш ясаган елларында Россия ачык беренчелегенең кече көмеш медальләренә ия була, Россия ачык чемпионатында җиңүче була, шулай ук «Поволжье» зонасының иң көчле биш командасы арасына керә.
1993-94 елгы сезонда «Нефтехимик» Россия Ачык чемпионатында көмеш медаль яулый. 1994-95 елгы сезонда чемпионатта җиңү яулый.
Хәзерге көндә команда Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясый. Баш тренер – Олег Леонтьев, капитан – Александр Дергачев.
Уеннары Түбән Каманың «Нефтехим Арена» үтә.
Адрес: Татарстан, Түбән Кама, Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 8.