Логотип Идель
Казанның «Ак Барс» хоккей клубы

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы

«Ак Барс» — Казанның Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы профессиональ хоккей клубы.

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы – континенталь хоккей лигасындагы иң титуллы һәм популяр командаларның берсе.

Команда 1956 елда Казан шәһәрендә оеша. Бу вакытта ул «Машстрой» дип атала. Чыгыш ясый башлаганда ук, атамасын «Урицкий исемендәге спорт клубы»на үзгәртеп, беренче ике сезон дәвамында Казан беренчелегендә катнаша. Ил чемпионатларында исә клуб 1958 елдан чыгыш ясый башлый. 1990-1995 елларда команда «Итил» дип атала. «Ак Барс» исемен 1995 елдан башлап йөртә. 

Команданың казанышлары:

  • Ике тапкыр РСФСР чемпионы (1962, 1976)
  • Дүрт тапкыр Россия чемпионы (1997-1998, 2005-2006, 2008-2009, 2009-2010).
  • Россия чемпионатларының өч тапкыр көмеш призеры (1999-2000, 2001-2002, 2006-2007).
  • Континенталь кубок ярышларының бронза призеры (1999).
  • Россия чемпионатларының өч тапкыр бронза призеры (2003-2003).
  • Европа чемпионнары кубогы иясе (2007).
  • Континенталь кубок иясе (2008).
  • Гагарин кубогы иясе һәм КХЛ чемпионы (2009, 2010, 2018).

Баш тренер – Әнвәр Гатиятуллин. Капитан – Дмитрий Яшкин.

Уеннарын Казандагы «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрә. 

Адрес: Татарстан, Казан, Чистай урамы, 42