Логотип Идель
Казанның «Рубин» футбол клубы

Казанның «Рубин» футбол клубы

«Рубин» – Казан шәһәрендәге профессиональ футбол клубы.

Команда С. П. Горбунов исемендәге завод нигезендә оештырыла. 1958 елдан команда РСФСР чемпионатында катнаша. Беренче исеме «Искра» була, 1993 елдан команда «Рубин» исеме астында чыгыш ясый.

2003 елдан Россия Премьер Лигасында уйный. Югары дивизионга чыгу белән «Рубин» бронза медальләр җиңә, ә 2008 елда, үзенең 50 еллык юбилеена, чемпион булды. 2009 елда бу уңышны кабатлап, ике тапкыр Россия чемпионы исемен яулый. 2009 елда «Рубин» Россия футбол берлеге мәгълүматлары буенча, елның иң яхшы командасы дип табыла. Россия Кубогы иясе (2012), ике тапкыр Россия Суперкубогы иясе (2010, 2012), Бердәмлек Кубогы иясе (2010).

Тренер — Рәшид Рәхимов. Капитан – Олег Иванов.

«Рубин» уеннарын Казандагы «Ак барс Арена»да үткәрә. 

Адресы: Татарстан, Казан, Хөсәен Ямашев проспекты, 115А.