Логотип Идель
Казанның «УНИКС» – баскетбол клубы

Казанның «УНИКС» – баскетбол клубы

«УНИКС» — Казан баскетбол клубы, Профессиональ Баскетбол Лигасында уйный.

 «УНИКС» кыскартмасы — «Универcитетның культура һәм спорт комплексы» итеп аңлатыла. Тарихы: 1957 елда Казан университетында «Буревестник» баскетбол төркеме нигезләнә. Ул 1965, 1970 елларда СССР студентлар беренчелегендә җиңә. 1991 елда команда «УНИКС» исеме белән торгызылган. 

«УНИКС» — Россия Чемпионаты көмеш медальләр иясе (2001, 2002, 2004, 2007); Россия Кубогы иясе (2003, 2009); Европа Кубогы иясе (2011); Евролига җиңүчесе (2004).

Төсләре: ак, яшел. 

Баш тренер – Велимир Перасович. 

Уеннарын «Баскет-холл» аренасында үткәрә.

Адрес: Татарстан, Казан, Спартаковская урамы, 1.