Ялкын
ТӘМЛЕ ЧЫРШЫ
Җиләк - җимеш турында ниләр беләбез без?Витаминлы ,әчкелтем - төчкелтем ,җәен бакчада ,кышын кибет киштәләрендә табарга була.Шул гынамы?Бик беләсегез килсә,алар әле үз тормышлары белән яши ,сөенә һәм митингларга да чыга плп икән .Бер көн редакцияга килеп керсәк - бунт купкан!
Баксаң, алар Яңа ел алды табынында хаклык өчен көрәшергә берләшкәннәр икән. Имеш, аларны бәяләп бетермиләр, имеш, алар ризык кына түгел, ә табынның яме, күрке дә. Яңа ел чыршысы урынына ал да куй гына! Шуңа дәгъва кылып яталар! Булдырабыз, диләр. Карап карыйк!
Кирәк: 2 алма, 1 әфлисун, 1 карамбола, 1 бәйләм кызыл һәм яшел виноград. Конус кебек кәбестә дә таптык (аның урынына гади кәбестә күчәнен дә конус рәвешендә кисеп куллана аласыз) – монысы инде чыршының кәүсәсе. Әгәр башка җиләк-җимешләр дә катнашырга тели икән, тыеп торма – кушылсыннар! Ләкин шуңа игътибар ит, буйлары рәткә туры килеп торсын. Мәсәлән, мандарин һәм кивины югары рәтләр өчен кулланырга, ә җиләкләрне бизәк итеп соңыннан тезәргә була.

- Кәбестәнең төбенә, бер рәт итеп, 3-4 см ара калдырып, агач таякчыклар – шпажкалар тезеп чыгабыз.

- Алма белән әфлисунны 8гә бүләбез һәм шпажкаларга бераз авыштырып кадап куябыз.

- Беренче катлам әфлисуннан булса, икенчесе – алмадан. Икенче каттагы алманы ике әфлисун арасына, 3-4 см га югарырак күтәреп, бер рәт итеп утыртып чыгабыз.

- Өченче рәттәге шпажкаларның – 1/4, дүртенче рәттәге шпажкаларның яртысын сындырырга кирәк – конус формасын сакларга уңайлы була.

- Бишенче рәттә шпажкалар озынлыгы алдагысыныкы кебек кала, ә менә телемләрнең буен кыскартабыз. Әмма кисентесен ташларга ашыкма... Шул рәвешле өскә кадәр төзеп барабыз!

- Иң өскә – йолдыз (карамбола телеме) куябыз.

- Гирляндасыз булмый да булмый инде: бушрак урыннарга виноград кадап чыгабыз! Калган җиләк-җимешне турап, тәлинкәнең күренеп калган урыннарын каплыйбыз. Карсыз Яңа ел булмый: әзер чыршы өстенә шикәр пудрасы сибәргә онытмагыз!

- Менә, алты катлы чыршыбыз әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
Нет комментариев