Ялкын
"СӘЛӘТ" ӨЧЕН МӨҺИМ ҖИҢҮ"
Тимур Сөләйманов: «Сәләт» өчен бу җиңү бик мөһим дип саныйм!»
«Сәләт» яшьләре төшергән «Believe in yourself!» («Үзеңә ышан!») фильмы III халыкара Босфор фестиваленең кыскаметражлы фильмнар номинациясендә катнашты һәм җиңү дә яулады. Җиңүчеләр 27 ноябрь көнне Истанбулда игълан ителде. Тантанада «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та катнашты, хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты.
- Тимур абый, фестиваль хакында сөйләп үт әле.
- Халыкара Босфор кинофестивале быел инде 3-нче тапкыр уздырыла. Чара бик зурлап үткәрелде: залда меңнән артык кеше утырды. Алар арасында фильм авторлары, финалистлар, мөхтәрәм кунаклар да бар иде.
- Эшләр саны да шактый күп булган, димәк?
- Бәйгегә барлыгы 800-дән артык эш килгәнлеге билгеле. Безнең фильм жюри әгъзаларының күңеленә бик хуш килгән. «Кыскаметражлы уен киносы» номинациясендә 4 эш сайлап алынды, алар арасында без дә бар идек. 2-нче урынны яулау, миңа калса, безнең өчен зур дәрәҗә. Беренчелекне хуҗалар – Төркия яулады, 3-нче урында Испания, 4-тә – Иран. Сәхнәгә менүе, фестивальне оештыручыларга рәхмәт хисләрен җиткерүе бик рәхәт булды. Ә инде меңләгән кеше утырган залда безнең оешманың исеме, Татарстан Республикасы, Рәсәй Федерациясе яңгыравы икеләтә шатлык хисләре уятты. «Сәләт» өчен бу җиңү бик мөһим дип саныйм. Бүген безне республикабызда, илебездә генә түгел, ә бөтен дөньяда ишетеп беләләр!
- Ислам хезмәттәшлеген оештыру яшьләр форумының чираттагы утырышы уздырылган икән.
- Әйе, биредә без киләчәккә планнар хакында сөйләштек, киләсе елда уздырылачак ИХО илләренең яшь эшмәкәрләре форумының форматын билгеләдек. Әлеге форумда «Сәләт» тә катнашачак.
Ролик турында
Әлеге мотивацион ролик яшьләрне эшләргә чакыра. Биредә сүз физик эш хакында гына бармый, кеше максатына таба атлаганда кылган гамәлләре күз уңында тотыла. Төп идея булып теләгәнен булдырыр өчен, кеше үзе көч һәм хезмәт куярга тиеш, ә «Сәләт» сезгә бу эштә ярдәм итә ала дигән фикер җиткерелә.
Роликның баш режиссеры – «Сәләт» эшлекле башлангычлар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев